TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31692 · Back to latest

Older Posts 16 shown
Post #31691 272
Баймакта «киңкүләр чуалышлар» оештыруда гаепләнүчеләр мәхкәмә карары көтә
 
Оренбур өлкә мәхкәмәсендә 2024 елда Баймакта булган вакыйгаларда «киңкүләм тәртипсезлекләр оештыручылар» дип гаепләнгән кешеләргә карата мәхкәмә барышында тарафларның тәмамланып килә.

Гаепләнүчеләр һәм аларның адвокатлары 2024 елның 17 гыйнварындагы вакыйгаларны «оештыруда» гаепләрен танымауларын белдерде. Шул ук вакытта кайбер активистлар протестта катнашучыларны куып тараткан көч оешмалары хезмәткәрләренә карата «гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда» гаепләрен таныды.

«Idel.Реалии»ның бер чыганагы сүзләренчә, гаепләнүчеләрнең берсе Салават Елкыбаев 17 гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы янына «иманлы мөселман буларак Фаил Алсыновны якларга килүен, әмма берничек тә  «массакүләм тәртипсезлекләр» белән җитәкчелек итмәвен һәм аларны координацияләмәвен әйткән
 
Тагын бер чыганак хәбәр итүенчә, гаепләнүче Әхмәт Якупов һәм аның яклаучылары «барлык эпизодлар буенча да тулысынча аклауны таләп иткән».
— Якупов сүз эзләп кесәсенә кермәде — илдәге хакимият турында да сөйләде, аңа карата тискәре мөнәсәбәтен яшермәде, — дип сөйләгән «Idel.Реалии» әңгәмәдәше. — Ул, әлбәттә, бернинди «оештыруны» да танымады.

Мәхкәмәдә күрсәтелгән видеода да аның беренче рәтләрдә басып торуы, әмма бернәрсә дә эшләмәве ачык күренә. Ул шулай ук куәт оешмалары хезмәткәрләре аның аяк астына аткан тавышлы-гранатаны чыннан да читкә ыргытуын әйтте — куркыныч предметны халык арасыннан тизрәк читкә ташларга теләгән. Ул аны беркемгә дә төбәп атмаган, хәтта кая ыргытканын да карамаган.

«Idel.Реалии» чыганагы мәгълүматларына караганда, хөкем карары ноябрь ахыры — декабрь башында чыгарга мөмкин.

▪️Баймак вакыйгаларын «оештыручылар» дип барлыгы 10 кеше танылган. «Баймак эше» нигезендә башка тоткарланучыларга хөкем карарлары чыкты.
Post #31690 284
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Стәрлетамакка дрон һөҗүме булган. Украин телеграм-каналлары "Авангард" ширкәтендә янгын чыккан дип хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы Башкортстан күгендә дроннар бәреп төшерелде диде, ләкин аларның төгәл кайда очулары әйтелмәде.

🔹Белгород өлкәсенә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, алты кеше яраланган, дип хәбәр итте җирле хакимият.

🔹Запорожье һәм Одесса өлкәләренә Россия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган, дип хәбәр итте төбәк хакимиятләре. Шулай ук торак йортлар һәм машиналарга зыян килгән.

🔹Август аенда федераль казнаның нефть-газ керемнәре 424 миллиард сумга кадәр кимегән — бу гыйнвардан бирле иң түбән күрсәткеч, дип яза «Коммерсант» финанс министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән. Бу июль күрсәткеченнән 55 процентка, узган елның августыннан 16 процентка кимрәк. Гыйнвар-август айларында керемнәр еллык чагыштыруда 17 процентка кимегән.

🔹Европа Берлеге русияләргә туристик визалар бирүгә һәм Русия дипломатларының хәрәкәтенә яңа чикләүләр кертү мәсьәләсен тикшерәчәк, дип хәбәр итә Bloomberg чыганакларына сылтама белән. Шулай ук «күләгә флоты» корабларына һәм Русия армиясе белән бәйле якынча 1600 кешегә һәм ширкәткә карата санкцияләр кертү мөмкинлеге дә карала.

🔹Германиядә полиция Төньяк Рейн-Вестфалиядә электр челтәрләренә диверсия ясарга омтылышны тикшерә, дип яза Bild. Дормаген шәһәрендәге подстанция янында кулдан ясалган шартлаткычка охшаган җайланма табылган. Полиция фикеренчә, кемдер кыска ялганыш китереп чыгарырга тырышкан.

🔹Непалда коткаручылар бозлык шуышканнан соң тугыз көн үткәч, исән калган ике эшчене тапкан, дип хәбәр итә Reuters. Алар Трисули елгасындагы гидроэлектр станциясе тоннелендә булган. 26 августтагы каза нәтиҗәсендә 1200дән артык кеше һәлак булды, тагын якынча 900 кеше тоннельләрдә калырга мөмкин.
  • ❤ 3
  • 👍 2
Post #31689 281
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы 25 август, сишәмбе көнне ”Азатны коткару” комитеты Сен-Дени мэры Балли Багайоко белән очрашты Мэр Азат Мифтаховка тулы теләктәшлек белдергән. Solidarité FreeAzat хәбәр итүенчә, очрашуда LDH, Libre Pensée, Solidaires, Réseau Bastille һәм RESU оешмалары вәкилләре…
Азат Мифтаховның камера тибындагы бүлмәдә (ПКТ) тоткарлану вакыты озайтылган

Камерадагы тузан аркасында аны хатыны белән очрашудан соң кабат камера тибындагы бүлмәдә калдырганнар, моңа кадәр аны кырыс шартлы бүлмәгә (СУС) күчерергә планлаштырган булганнар. Болар икесе дә бер кешелек камера төрләре, тик тоткынның статусы һәм туганнары белән очрашу, иректән посылка алу шартлары аерыла.

Бүгенге мәхкәмә утырышында Мифтахов видеоэлемтә аша катнашты. Моңа кадәр Мифтаховның хатыны һәм яклаучысы Елена Горбаньны апрель-май айларында ире янына кертмәүне хокуксыз дип таныган мәхкәмә бүген шул карарга дәгъва биргән прокурорны хаклы дип тапты. FREEAZAT төркеме моны кабат дәгъва итәчәген яза, Мифтаховның адвокаты аның янына хатынын кертмәүнең сәбәбе – колония хезмәткәрләре тарафыннан кыйналу эзләрен күрсәтмәскә тырышу дип саный һәм кабат тикшерү уздыруга ирешергә җыена.

Узган мәхкәмәдә Мифтаховның үзен видео аша да катнаштырмагач, аның яклаучылары Мифтаховка карата көч кулланмыймы дип инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. Бу сорауга ”тән җәрәхәтләре һәм агулану эзләре табылмады” дигән җавап килә һәм Мифтаховны яклаучы якны сәерсендәре – моңа кадәр алына торган рәсми җавапларда агулану турында бер сүз дә әйтелми.

Мифтахов шулай ук мәхкәмәгә килүчеләргә үзе кебек камера тибындагы бүлмәдә утырган хокук яклаучы Баһром Хамроевтан сәлам җиткерә. Узган мәхкәмә утырышларының берсендә ул Хамроевның Русия ватандашлыгы тартып алынуын хәбәр иткән иде.

@azatliqradiosi
  • 🤬 7
Post #31688 276
25 август, сишәмбе көнне ”Азатны коткару” комитеты Сен-Дени мэры Балли Багайоко белән очрашты

Мэр Азат Мифтаховка тулы теләктәшлек белдергән.

Solidarité FreeAzat хәбәр итүенчә, очрашуда LDH, Libre Pensée, Solidaires, Réseau Bastille һәм RESU оешмалары вәкилләре катнашкан. Бу оешмалар белән берлектә мэр Азат Мифтаховны яклап уздырылачак зур чараларга катнашырга әзерлеген белдергән.

Әлеге очрашу хакында мэр (фотода уңнан беренче) үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Ул Мифтаховны бөек математик һәм сәяси тоткын дип атый, мәхкәмәләр барышында хокук бозуларга, математикны ирексезлектә җәзалауларга борчылуын белдерә. Азатны яклау максатына ирешүдә үз ярдәмен күрсәтәчәген һәм үз челтәрләрен мобилизацияләп, бу таләпнең ишетелүен тәэмин итәчәген әйтә.

▪️Инде сигез ел төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сораган иде.
Бу хакта Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылды.

Фото:Facebook

@azatliqradiosi
  • ❤ 5
  • 🔥 3
  • 👍 1
Post #31687 268
Николай Колесов "Русия боралаклары" җитәкчесе вазифасыннан китте: элек ФБК аның байлыгы турында тикшерү чыгарган иде  
 
Казан кешесе Николай Колесов "Русия боралаклары" җитәкчесе вазифасыннан китте. Рәсми рәвештә моның сәбәпләре аңлатылмый. Әмма "Бизнес Онлайн" басмасы чыганакларына таянып язуынча, Колесовның дәүләт ширкәте эчендәге кагыйдәләрне читләтүе низагларга китергән булуы мөмкин.

Шул ук вакытта Колесов җитәкләгән чорда “Русия боралаклары” һәм Казан боралак ширкәтенең берничә зур проекты гамәлгә ашырылды. Ширкәт бурычлар проблемын хәл итә алды.
 
Ләкин соңгы елларда Колесов исеме җитештерү күрсәткечләре белән генә түгел, аның гаиләсендәге мөлкәте турында чыккан хәбәрләр белән дә танылды. 2025 елда Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) Колесов һәм аның туганнарына бәйле дип саналган активлар турында тикшерү чыгарды. Фонд мәгълүматынча, әлеге мөлкәтнең гомуми бәясе якынча 14 миллиард сум тәшкил итә. Фонд белдерүенчә, кыйммәтле күчемсез милекләр, очкычлар һәм башка байлыклар Колесов балалары, апасы һәм элекке хатыны исеменә рәсмиләштерелгән. Тикшерүдә Испания, Гарәп Әмирлекләре, Кырым һәм Мәскәү тирәсендәге йортлар телгә алына.

2026 елның мартында Испаниянең El País басмасы Майорка утравында полициянең берничә виллада тентү үткәрүе турында хәбәр итте. Басма чыганаклары сүз Колесов гаиләсе белән бәйле булырга мөмкин күчемсез милек турында баруын әйтте.

Колесовлар – Татарстанда танылган эшмәкәрләр гаиләсе булды. Николай Колесовның улы – Александр "КАН АВТО" автодилер төркеме белән, ә кызы Анастасия "Татсоцбанк" белән идарә итте. Шулай ук улы Казан шурасы, кызы Татарстан дәүләт шурасы депутаты булды.

Николай Колесов тирәсендә коррупциягә бәйле гаепләүләр дә яңгырады, ләкин шуңа да карамастан ул җитәкче вазифаларында калды.

Тулырак 👉монда укыгыз
 
 @azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Николай Колесов "Русия боралаклары" җитәкчесе вазифасыннан китте: элек ФБК аның байлыгы турында тикшерү чыгарган иде Николай Колесов коррупция, байлыклары турында шау-шуларга карамастан, федераль дәрәҗәдә вазифада кала килде.
  • 🤬 4
Post #31686 279
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 сентябрь. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔷Узган төндә Русия армиясенең Днепропетровски өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 13 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔷Белгород өлкәсендә дроннар барлыгы 18 торак пунктка һөҗүм итүе нәтиҗәсендә кичә җиде кеше яраланган. Бу хакта төбәкнең оператив штабы хәбәр итә. Брянски өлкәсендә бер хатын-кыз җәрәхәтләнгән дип белдерде төбәк башлыгы Егор Ковальчук.

🔷Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Германия хакимиятенең Берлиндагы "Русия йортын" ябу карарыннан соң Мәскәү, Петербур һәм Екатеринбурдагы Гете институты филиалларының эшен туктатачагын белдерде.

🔷Норвегия Украинаның "Нафтогаз" ширкәте таләбе нигезендә Шпицбергенда Русиянең "Профессор Молчанов" фәнни-тикшеренү корабын кулга алган.

🔷Татарстанда 2026 елда ашлык һәм кузаклы ашлык культуралары чәчү мәйданы 1,17 миллион һектарга кадәр кимегән. Бу 2025 ел белән чагыштырганда 8,4%ка азрак. Бу хакта Росстат хисабында хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 🤔 1
Post #31685 287
Башкортстанда кадет сыйныфы укучысы яшьтәшенә пычак кадаган
Әлеге вакытка ниләр билгеле булуы турында безнең видео
  • 🔥 2
  • 😱 1
  • 🏆 1
Post #31684 304
✈️Төркиянең Pegasus Airlines һава ширкәте бүген Антальядан Уфага һәм Уфадан Антальяга очарга тиешле ике рейсны гамәлдән чыгарды

Бүген Уфа вакыты белән 05:35 сәгатьтә Антальядан Airbus A320 очкычының килеүе көтелгән. Ә 06:50 сәгатьтә кире рейс планлаштырылган булган.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Pegasus Airlines рейсларны Уфага гына түгел, Русиянең башка шәһәрләренә дә гамәлдән чыгарган. Шул ук вакытта 3 сентябрьдә башкарылырга тиешле очышлар Уфа һава аланы игъланнарында үзгәрмәгән.

Кайберәүләр очышларның гамәлдән чыгарылуын Украина президенты Владимир Зеленскиның 1 сентябрьдә Русиянең һава киңлегендә очышлар имин түгел дип белдерүе белән бәйләде.

Ул Русиягә дроннар һөҗүме артуын сәбәп итеп, чит ил һава ширкәтләрен кисәтте. Зеленский шулай ук Русия һава киңлегенең гражданлык авиациясе өчен ябылырга мөмкинлеген әйтте.

"Бүген без Русия һава киңлегеннән файдаланган һәр ширкәтне, һәр иминиятләштерүчене һәм һаман да Русиянең төп һава аланнарыннан файдаланган һәркемне кисәтергә телибез: Русия һава киңлеге тулысынча имин булмаган урынга әверелә", диде ул.
 
Шул ук вакытта Pegasus Airlines Русиягә рейслар җәдвәл буенча башкарылачак дип белдерергә ашыкты. 1нче һәм 2нче сентябрьдә рейсларның гамәлдән чыгарылуын һава аланының “техник һәм оператив сәбәпләр”е белән аңлатты.

@azatliqradiosi
  • 👍 1
Post #31683 287
Кушнаренкодагы һөҗүм: мәктәпләрдәге агрессиянең чираттагы очрагымы?

Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак кадаган. Рәсми затлар үсмернең гомеренә куркыныч янамый дип белдерә, әмма зыян күрүченең әнисе сүзләренчә, аңа операция ясалган һәм ул реанимациядә ята. Бу хакта ана кеше "Осторожно, Новости" Telegram каналына белдергән.

Шулай ук ана улының Кушнаренко гимназиясенең кадет сыйныфында укуын әйткән.

Пычак кадаучы сыйныфташының артында басып торган һәм кыңгырау булгач кухня пычагы кадаган.

Укулар башлануга икенче көн генә булуга карамастан, ике көндә инде өч күңелсез очрак булды. Бүген Яңа Мәскәүдә дә бишенче сыйныфта укучы укытучыны яралаган. Сакчылар аны туктатып кала алган.

Кичә, 1 сентябрьдә Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән иде.

Элегрәк психолог (исемен әйтмәүне сорады) Азатлык Радиосына һөҗүмнәр кешеләрдә курку арту белән бәйле дип сөйләгән иде.

"Соңгы еллардагы сәяси репрессияләр, ковид, тотрыксызлык... кешеләрдә курку арта. Хәзер менә һәр йортка кагылачак сугыш. Бу депрессия генә түгел, ә кешеләр арасында психик авырулар, үз-үзенә кул салучыларны арттырачак.

Яшьләр һәм балаларга иң авыры, чөнки аларның киләчәген урладылар. Шуңа балаларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Өлкәннәр әзме-күпме тотрыклы тормышта яшәп калды", дигән иде ул 2022 елны.


@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Кушнаренкодагы һөҗүм: мәктәпләрдәге агрессиянең чираттагы очрагымы? Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак кадаган
  • ❤ 1
  • 😱 1
Post #31682 284
⚡️Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшен пычак белән яралаган

Башкортстанның Кушнаренко гимназиясендә дәрес вакытында тугызынчы сыйныфта укучы ике үсмер арасында низаг чыккан. Укучыларның берсе икенчесен пычак белән яралаган. Бу хакта Башкортстанның премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр итте.

Зыян күрүчене район хастаханәсенә китергәннәр. Аның гомеренә куркыныч янамый, дип язган түрә.

"Осторожно Новости" Telegram каналы язуынча, яраланган үсмергә операция ясала.

Килсенбаев сүзләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, низагка шәхси каршылыклар сәбәп булган.

▪️Кичә Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән иде.

@azatliqradiosi
  • ❤ 2
Post #31681 312
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 сентябрь. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сишәмбегә каршы төндә АКШ Иранга берничә һөҗүм ясады. Тәһран җавап итеп Үрдүн, Бәхрәйн һәм Күвәйттагы американ хәрби ныгытмаларына ракетлар белән һөҗүм итте. CNN хәбәр итүенчә, бер айдан артык дәвам иткән тынлыктан соң, дүшәмбегә каршы төндә ике арада тагын атышлар башланды.

🔸Русия армиясенең Одессага һөҗүмендә сигез кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак белдерүенчә, дрон 24 катлы торак йортка төшкән.

🔸Белгород өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган. Бу хакта өлкәнең оператив штабы белдерә.

🔸Германиянең Аугсбург шәһәре үзәк вокзалында шартлау булган. Бу хакта җирле полиция хәбәр итә. Ике кеше җиңелчә яраланган. Вокзал тирәсен полиция уратып алган, әмма поездлар хәрәкәте дәвам итә.

🔸Германия хакимияте Русияне Лейпциг һава аланында дроннар кулланып диверсия ясарга омтылуда гаепләде. Моңа җавап итеп, тышкы эшләр министры Йоханн Вадефул Русиянең Бонндагы консуллыгын һәм Берлиндагы "Русия йортын" ябарга боерык бирәчәген белдерде.

🔸Мари Иленең татарлар яши торган Бәрәңге районындагы Ләшбирде авылында яңа мәчет сафка баскан. «Ислам в Марий-Эл» хәбәр итүенчә, гыйбадәт йорты 1930нчы елларда юк ителгән мәчет урынына салынган.

@azatliqradiosi
  • ❤ 6
Post #31680 295
Башкортстан һәм Татарстанда «Яблоко» намзәтләрен сайлаулардан төшереп калдырды

Башкортстанда фирканең бердәнбер намзәте Нефтекама бүлгесеннән Алексей Акименко иде. Республика Югары мәхкәмәсе аның теркәлүен гамәлдән чыгарды. Мәхкәмәгә шикаятьне «Гадел Русия» намзәте Константин Шаһиморатов язган.

Имеш, Акименко «ВКонтакте»да бер төркем алып барган һәм анда Русиядә тыелган Meta-ның социаль челтәрләренә сылтама куйган. Акименко әлеге төркемне күптән сатуын турында белдерде.

Татарстанда шул ук көнне Чаллыдан Айрат Гомәрбаев сайлаудан төшерелде. Мәхкәмә моңа аның чит ил ширкәтләре хиссәләренә ия булуын сәбәп итте. Гомәрбаев аларны санкцияләр аркасында сата алмадым дип белдерде. Чаллы сайлау бүлгесеннән «Бердәм Русия» намзәте, хәзерге депутат Әлфия Когогина да бара.

Татарстанда «Яблоко»ның намзәтләре әлегә өч сайлау бүлгесендә калды.

10 августта Русия Югары мәхкәмәсе «Яблоко»ның Думага федераль исемлеген теркәүне гамәлдән чыгарды. Фирка карарларны шикаять итә.
  • 🤬 8
  • 🥱 2
  • 👍 1
  • 🤔 1
Post #31675 292
Дөнья күчмә халыклары Уеннары 2028 елда Татарстанда узачак
 
Бу хакта Бишкәктә VI Уеннарның тантаналы ачылышында Кыргызстан президенты Садыр Җапаров белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия ягы Татарстанның Уеннарны кабул итүгә әзерлеге турында рәсми хат юллаган булган.
 
Бишкәктәге Уеннар ачылышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук анда Русия президенты Владимир Путин да булды.
 
Путин Бишкәктә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты утырышында Казанның 2028 елгы Уеннарны кабул итәргә әзер булуын әйтте.
 
▪️Беренче тапкыр Дөнья күчмә халыклары уеннары Кыргызстанда 2014 елда узды. Шулай ук соңрак аның Төркия, Казакъстанда да узганы булды.
 
▪️Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора.

📷Дөнья күчмә халыклары Уеннары ачылышы

@azatliqradiosi
  • 🔥 5
  • ❤ 3
  • 👍 1
  • 🤮 1
Post #31674 242
"Көнбатыш тәэсирен юкка чыгару": Украинага каршы сугыш Русия мәгарифен үзгәртте

Бүген 1 сентябрь - Белем көне. Татарстанда барлыгы 512 мең, Башкортстанда 502 меңгә якын укучы мәктәпкә китте. Быел мәгариф системына шактый гына яңалыклар кертелде. Русиянең Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр очраклы яки вакытлы чаралар гына түгел, ә дәүләт сәясәтенең системлы өлеше булуы ачык күренә. Яңалыклар мәктәп һәм югары белем бирү системын тулысынча яңача формалаштыруга юнәлтелгән. Уку йортлары хәзер үсеп килүче буын өстеннән идеологик контроль урнаштыру коралына әверелә.

Мисал өчен Русия мәктәпләрендә җәмгыять белеме дәресен укыту да кыскарды. Ул 9-11нчы сыйныфларда гына калды.

"Җәмгыять белеме — укучыларны аңлы ватандашлар, үз хокукларын белгән һәм аларны яклый алган кешеләр буларак үстерүдә иң мөһим урын алган дәрес ул. Хәзер мәктәп програмыннан ул алып атыла икән, димәк, аларны шулай итеп үстерергә теләмиләр дигән нәтиҗәгә килеп була.

Соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты

Беләсезме, аеруча соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты. Дәрестә "хокукый дәүләт" кебек төшенчәләр өйрәнелә, автократия, тоталитаризм кебек күренешләр карала, бу укучыларда, әлбәттә, күп сораулар тудыра бит. Укучыларда үз дәүләте турында мондый "кирәкмәгән" сораулар тумасын өчен эшләнәдер бу эш", дигән иде Азатлык Радиосына Татарстан мәктәпләренең берсендә җәмгыять белеме һәм тарих укыткан Искәндәр.

Чит тел дәресләре дә кыскара, аның урынына "Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дәресләрен укый башлаячаклар.

Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде, тагын бер искә төшереп узабыз.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
  • 💯 2
  • 😢 1
Post #31673 225
Көн язмасы: "Азатны азат итү өчен көчләрне берләштерергә телибез"

3 сентябрьдә сәяси тоткын Азат Мифтаховның иреккә чыгарына бер ел кала. Галимне азат итәргә чакыручы төркем Мифтаховның иреккә чыгуын көнләп санап көтә. Активистлар әлеге елны аңа теләктәшлек чаралар елы дип игълан итә. Азатлык Радиосы әлеге башлангыч хакында аның инициаторы Solidarité FreeAzat хәрәкәтенә нигез салучы француз активисты Мари-Лаэтиция Гаррик белән сөйләште.

"Без Азат Мифтаховны иреккә чыгаруга ирешер өчен бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштереп, Русия режимына басым ясарга кирәк дигән карарга килдек. Бу безнең башлангыч стратегия иде, һәм без аны әле дә дәвам итәбез. Без шулай ук Русиянең партнерлары булган илләрдә – мәсәлән, Бразилиядә, Көньяк Африкада һәм Һиндстанда – активистлар табарга кирәк дип карар кылдык. Никме? Чөнки алар барысы да БРИКС әгъзалары, ә Русия – аның бер өлеше. Без анда активистларны табу безгә бик кирәк дигән уйга килдек, чөнки Русия режимы үз-үзен демократия яклаучы итеп күрсәткән бу илләргә бер гаепсез кешене ни өчен тоткарлавын аклап бирә алмас иде", ди ул.


Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы "Азатны азат итү өчен көчләрне берләштерергә телибез" 3 сентябрьдә сәяси тоткын Азат Мифтаховның иреккә чыгарына бер ел кала. Галимне азат итәргә чакыручы төркем Мифтаховның иреккә чыгуын көнләп санап көтә. Активистлар әлеге елны аңа теләктәшлек чаралар елы дип игълан итә. Азатлык Радиосы әлеге башлангыч хакында…
  • 🔥 5
  • ❤ 2
Post #31672 240
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 сентябрь. Белем көне котлы булсын! Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән. Ул газ сиптергән һәм аңа пычак белән ташланган. Бу хакта укучыларына сылтама белән блогер Алексей Аксютенко һәм "Төбәкара кеше хокуклары үзәге" мөдире Павел Пугачёв хәбәр итте. Укытучыга ярдәмгә бер ата-ана килгән һәм укучыны куып чыгарган. Аксютенко сүзләренчә, кыз шулай ук сыекча тутырылган шешә ташлаган. Дождь язуынча, биш укучы һәм ике өлкән кеше зыян күргән. 1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейканы үткәрүдән баш тартканнар.

🔸Русия дроннарының Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәрдә сигез кеше, өлкәдә өч кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә хакимияте хәбәр итә. Һөҗүм вакытында тимер юл депосы һәм «Укрзализница»ның башка корылмалары, биш катлы торак йорт һәм бер ширкәт зыян күргән.

🔸Русия дроннары Романия чигендәге Одесса өлкәсендә урнашкан "Орловка" паром үткәрү пунктына да һөҗүм иткән. Бу хакта Украина чик сакчылары хезмәте хәбәр итте. Дроннар үткәрү пункты бинасына һәм аның җирлегенә төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан.

🔸Русия финанс министры Антон Силуанов Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң беренче тапкыр G20 саммитында катнашты. Ул АКШ финанс министры белән "президент Доналд Трампның Украина тынычлык планы" турында фикер алышты.

🔸Русиядә 1 сентябрьгә чәчәкләр бәясе узган ел белән чагыштырганда 6–9%ка арткан. Бу хакта "Ъ" яза.

@azatliqradiosi
  • 😱 1
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →