TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31683 287
Кушнаренкодагы һөҗүм: мәктәпләрдәге агрессиянең чираттагы очрагымы?

Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак кадаган. Рәсми затлар үсмернең гомеренә куркыныч янамый дип белдерә, әмма зыян күрүченең әнисе сүзләренчә, аңа операция ясалган һәм ул реанимациядә ята. Бу хакта ана кеше "Осторожно, Новости" Telegram каналына белдергән.

Шулай ук ана улының Кушнаренко гимназиясенең кадет сыйныфында укуын әйткән.

Пычак кадаучы сыйныфташының артында басып торган һәм кыңгырау булгач кухня пычагы кадаган.

Укулар башлануга икенче көн генә булуга карамастан, ике көндә инде өч күңелсез очрак булды. Бүген Яңа Мәскәүдә дә бишенче сыйныфта укучы укытучыны яралаган. Сакчылар аны туктатып кала алган.

Кичә, 1 сентябрьдә Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән иде.

Элегрәк психолог (исемен әйтмәүне сорады) Азатлык Радиосына һөҗүмнәр кешеләрдә курку арту белән бәйле дип сөйләгән иде.

"Соңгы еллардагы сәяси репрессияләр, ковид, тотрыксызлык... кешеләрдә курку арта. Хәзер менә һәр йортка кагылачак сугыш. Бу депрессия генә түгел, ә кешеләр арасында психик авырулар, үз-үзенә кул салучыларны арттырачак.

Яшьләр һәм балаларга иң авыры, чөнки аларның киләчәген урладылар. Шуңа балаларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Өлкәннәр әзме-күпме тотрыклы тормышта яшәп калды", дигән иде ул 2022 елны.


@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Кушнаренкодагы һөҗүм: мәктәпләрдәге агрессиянең чираттагы очрагымы? Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак кадаган
  • ❤ 1
  • 😱 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 30, 2026Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган Археологик истә…
  2. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  3. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  4. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  5. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  6. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →