TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.5K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K
Recent Posts 14 shown
Post #31822 131
Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты

Аның авторы – галимә Нәслихан Яшәр. Тумышы белән Малатья шәһәреннән. Татар теленә гашыйк булып, башта аны өйрәнеп, Дәрдмәнднең шактый шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән ул. Татар шагыйренең язу өслүбен тикшереп фәнни эш язган, аны яклаган һәм соңыннан татар шәхесен Төркиядә башкалар да белергә тиеш дип, үз белемнәре белән бүлешеп, Дәрдмәнд турында китап чыгарырга ниятләгән.

"Дәрдмәнд иҗатын өйрәнүем университетта укыган чорда башланды. Безгә заманча төрки телләр һәм әдәбиятләр фәнен тумышы белән Татарстаннан булган укытучы, галимә Рамилә Яруллина укытты. Бакалавриатның өченче курсында татар телен өйрәнә башладым һәм шул вакытта бу телгә, татар әдәбиятына зур кызыксыну уянды...

Дәрдмәннең милли позициясе бик нык тәэсир итте. Дөресен әйткәндә, аннан кискен фикерләр көтмәгән идем. Ул тормышка экзистенциаль күзлектән карый торган шагыйрь, аның шигырьләрендә табигать тасвирлавы да еш очрый. Фәлсәфә күп. Әмма милләт язмышы темасына караган кайбер шигырьләрендә ул бик көчле һәм кискен милли позициясен күрсәтә белә. Нәкъ менә бу минем игътибарымны аеруча җәлеп итте", ди Яшәр.


Ул үзе дә, төркемдәге студентларның да элек Татарстан, татарлар турында берни белмәвен әйтте.

Яшәр белән әңгәмәне 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты Бу татар шагыйре турында беренче күләмле фәнни эш булып санала.
  • ❤ 8
  • 🔥 2
Post #31821 300
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Польшада Tatarland ресторанына каршы протестлар: активистлар ат итен менюдан алдыруны таләп итә Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна дәвамында Tatarland ресторанына каршы протестлар бара Анда катнашучылар ресторанда ризыклар әзерләү өчен ат…
Ат итен ашау төрле илләрдә ничек таралган?

Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна дәвамында Tatarland дигән ресторан каршында протестлар бара. Протест кылучылар ресторанда ат итен куллануга каршы чыга. Бу уңайдан без ат итен ашауның төрле мәдәниятләрдә һәм илләрдә ни дәрәҗәдә таралуына күз салырга булдык.
  • 🔥 4
  • ❤ 3
Post #31820 171
Башкортстанда Андрей Назаров республика парламенты рәисе, Александр Шельдяев хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим ителде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика премьер-министры Андрей Назаров намзәтен парламент спикеры вазифасына тәкъдим итәчәген белдерде. Назаров берничә көн элек республика парламенты депутаты итеп сайланган иде.

Хәбиров сүзләренчә, Назаровны спикер итеп сайлау мәсьәләсе иртәгә, 24 сентябрьдә, Дәүләт җыены - Корылтай утырышында каралачак.

Шулай ук бүген Хәбиров Башкортстан хөкүмәте башлыгы вазифаларын республиканың сәнәгать министры Александр Шельдяев башкарачагын игълан итте.

Шельдяевка 45 яшь, ул Сарытау өлкәсендә туган. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган.

Төрле еллар респубоика хөкүмәте аппаратында төрле вазифаларда эшләгән.

2019 елны республика сәнәгать министрлыгын җитәкли башлаган. 2022 елны хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән.

Элегерәк Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев республикада пилотсыз очучы аппаратларны җитештерү арттырылачак, дигән иде. Моны "хәзер аларга ихтыяҗ зур", шуңа республика хөкүмәт дроннар өчен компонентлар сатып алуга грантлар бүлеп бирергә булды, дип аңлатты.

"2023 елдан пилотсыз очучы аппаратлар өчен компонентлар сатып алуга ярдәм өчен грантлар бирә башлау карары кабул ителде. Моны Радий Фәритович (республика башлыгы Радий Хәбиров - ред.) хуплады", диде ул.

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
Post #31819 175
Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте

Башкортстан күгендә барлыгы 20 дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Тelegram-каналлар җирле халыкка сылтанып, Уфа күгендә шартлау тавышлары ишетелүе, һава һөҗүменнән саклану көчләре Украина кораллы көчләренең дроннарын бәреп төшерүе турында язды.

ASTRAның OSINT анализы фотоларга нигезләнеп, төтеннең Уфа нефть эшкәртү ширкәте районында күренүе ачыкланган. Шул ук вакытта төтеннең ТЭЦ белән бәйле булуы да ихтимал.

Уфа һава аланы вакытлыча ябылып торды, хәзер инде чикләүләр алынды.

Татарстанда шулай ук һава аланнары вакытлыча эшләмәде. Дроннар һөҗүме куркынычы җиде сәгать гамәлдә булды. Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә дроннар бәреп төшерелүен белдерде, ләкин саннарын һәм кайда бәреп төшерелүен ачыкламады.

Дүшәмбе көнне шулай ук Татарстан күгендә дроннар бәреп төшерелгән иде.

Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп Украина кораллы көчләре Русиянең стратегик ширкәтләренә бәреп тора.

@azatliqradiosi
Telegram ASTRA Башкортостан под атакой украинских БПЛА Жители сообщают о звуках взрывов над Уфой. Как пишут местные каналы, средства ПВО сбивают дроны ВСУ. OSINT-аналитик ASTRA, проанализировав фото очевидца, установил, что дым виднеется в районе Уфимского НПЗ. При этом…
  • 🔥 1
  • 💔 1
Post #31818 160
Уфада табиблар яңа туган балалар реанимациясе бүлегенең ябылу ихтималы турында белдерде

Уфаның 17нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре битараф булмаучыларга һәм Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Алар сүзләренчә, ел башыннан бирле бүлекнең эшләвенә комачаулый торган шартлар тудырыла.

Mkset язуынча, хезмәткәрләр моны, аерым алганда, шәһәр буйлап яңа туган балаларны ташу белән шөгыльләнгән күчмә хезмәтнең ябылуы һәм озак вакыт дәвалану һәм тернәкләнү таләп иткән сабыйларны бүлеккә күчерү мөмкинлегенең чикләнүе белән бәйли.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында UTV телевизион каналына бүлекне ябу турында карар юклыгын белдергәннәр. Хәзер бүлеккә балалар кабул итү күләме буенча яңа алымнар карала дигәннәр. Министрлыкта аңлатуларынча, бу яңа таләпләргә туры килү өчен кирәк.

▪️Русиядә туучылар саны кими. Шул сәбәпле илдә күп санлы бала тудыру йортлары һәм хатын-кызлар консультацияләре ябыла. Росздравнадзорның узган елгы мәгълүматларына күрә, соңгы биш елда Русиядә 150 дәүләт медицина учреждениесе бала тудыру лицензиясен югалткан.

@azatliqradiosi
Telegram Телеканал UTV 👩‍⚕️ «За нас некому заступиться»: уфимские медики заявили о закрытии отделения реанимации для новорождённых. В Минздраве Башкирии это опровергли Обращение к неравнодушным людям и руководству России записали сотрудники ГДКБ №17. По их словам, с начала года…
Post #31817 193
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы ⚡️Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәүдә үзәгендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын “Солнечный” исемле өч катлы сәүдә үзәгенең икенче катында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләр тәрәзәләрдән…
Стәрлетамакта янгында һәлак булучылар саны дүрткә җитте

Аларның өчесе - апалы-сеңелле бертуган. Туганнарның икесе шунда эшләгән, ә берсе алар янына килгән булган. Әниләренә туган көне бүләге сайлаганнар дип тә язалар.

Рәсмиләр белдерүенчә, тагын биш кеше хастаханәгә китерелгән. Күбесе сөрем исенә агуланган. Алар арасында 16 яшьлек кыз да бар.

Әлеге хәлгә бәйле җинаять эше ачылган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада бөтен сәүдә үзәкләрендә янгын иминлеген тикшерергә кушты.
  • 🤔 1
Post #31816 188
⚡️Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәүдә үзәгендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын “Солнечный” исемле өч катлы сәүдә үзәгенең икенче катында чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләр тәрәзәләрдән чыгарга тырышкан. Бу хакта шаһитларга сылтама белән “Осторожно, Новости” Телеграм каналы яза. Шулай ук бер кешенең тәрәзәдән сикерүе турында видеолар да таралды.

Mедиалар хәбәр итүенчә, янгында беренчел мәгълүматларга күрә өч кеше һәлак булган.

Baza язуынча, янгында шулай ук ике кеше зыян күргән, алар хастаханәгә салынган. Сәүдә үзәгеннән 17 кеше эвакуацияләнгән.

Хәзер янгын сүндерү эшләре дәвам итә.

@azatliqradiosi
Telegram Осторожно, новости Кадры пожара у ТЦ «Солнечный» в Стерлитамаке. По данным «Осторожно, новости», погибли три человека, еще двоих госпитализировали. Из ТЦ эвакуировано 17 человек, в том числе ребенок. По словам очевидцев, некоторым посетителям пришлось выпрыгивать из окон.…
  • 😢 2
  • 🔥 1
Post #31815 188
Politico: Русия дроннар җитештерүне кискен арттырмакчы. "Алабуга-Волокно"да мәйдан чистартылган
 
Politico басмасына  Русиянең дроннар өчен углерод җепселе җитештерүне арттыру планын ачып салучы документлар эләккән. Басма Русия камикадзе-дроннарны җитештерүне арттырырга тели дигән нәтиҗәгә килә.

Politico Татарстандагы “Алабуга-Волокно” корылмасы җир кишәрлегенең әзерләнүенә, ягъни мәйданның чистартылуына игътибар иткән. Моның өчен басма май һәм июль айларында төшерелгән иярчен сурәтләрен чагыштырган.

"Татарстандагы «Алабуга-Волокно" («Росатом» ширкәтенә карый) корылмасын киңәйтү 2029 елга аэрокосмик төрдәге углерод җепселен ел саен өстәмә 500 тонна җитештерергә мөмкинлек бирәчәк...

Белгечләр бәяләвенә караганда, җитештерү күләменең артуы елына өстәмә 28 мең хәрби дрон җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу мондый дроннар җитештерүнең 78 процентка артуын аңлата.

Украина фикеренчә, хәзер Русия елына “Герань” дип аталучы 36 меңнән артык камикадзе-дрон җитештерә ала.

"Алабуга-Волокно" 2023 елдан бирле Көнбатыш санкцияләре исемлегендә.
 
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. Бу эшкә «Алабуга Политех" студентларының җәлеп ителүен язган идек.  Соңгы елны"Алабуга-Политех"ның студентлар кабул итүне арттырырга планлаштыра, дип, ширкәтнең элекке хезмәткәренә сылтама белән, "Эхо"язган иде.

@azatliqradiosi
  • 🤬 2
  • 💩 1
  • 😡 1
Post #31814 194
Башкортстан республика бюджеты керемнәре якынча — 193,7 млрд, чыгымнары — 202,2 млрд сум тәшкил иткән

Бюджет дефициты 8,5 миллиард сум булган. "Коммерсант" язуынча, ул бер ай эчендә якынча 5,2 миллиард сумга кимегән.

Бюджетның керем өлеше 63,4 процентка, чыгым өлешеше 59 процентка үтәлгән.

Башкортстан районнары һәм шәһәрләре бюджетлары дефициты 84 миллион сумга арткан

Республика муниципалитетларының гыйнвар-август айларындагы керемнәре 109,2 миллиард сумнан, чыгымнары 112,6 миллиард сумнан артып киткән. Бу республика финанс министрлыгының консолидацияләнгән бюджет үтәлеше турындагы айлык хисабында күрсәтелә.

Җирле бюджетлар дефициты якынча 3,36 миллиард сум тәшкил иткән. Бер ай эчендә ул 83,9 миллион сумга арткан.

🔸Башкортстан казнасыннан акчаларның шактый өлеше сугышка тотыла. 2026 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру турында фәрман имзалаган иде.

🔸Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Ачык чыганакларга күрә, Башкортстанда түләү 2023 елның ноябрендә 100 мең сумнан башланган, соңрак 205 меңгә, 505 меңгә һәм 1,6 млн сумга кадәр арткан. 2025 елның июнендә ул 1 млн сумга кадәр киметелгән, ә 2025 елның декабрендә 500 мең сумга төшерелгән. 2026 ел башында 1 млн сумлык түләү яңадан кертелгән.

🔸Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 10 752 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
Post #31813 211
Путин сугышында һәлак булган хатын-кызлар

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында хатын-кызлар да катнаша. Азатлык Радиосына Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта кимендә өч хатын-кызның һәлак булуы билгеле. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.

@azatliqradiosi
  • 💔 7
  • 🤔 1
  • 🤬 1
Post #31806 219
Нәкъ дүрт ел элек Русия президенты "өлешчә мобилизация" игълан иткән иде.

Бу карар аеруча милли республикаларга бәрде. Тулырак – без әзерләгән рәсемнәрдә.

@azatliqradiosi
  • 🤬 3
Post #31805 209
Бүген дроннар Уфаның төньяк сәнәгать мәйданына һөҗүм итте

Хәбәрләргә караганда, дроннар "Новойл" ширкәте тирәсендә бәреп төшерелгән. ASTRA хәбәр итүенчә, сәнәгать мәйданында дроннар һөҗүменнән соң янгын чыккан.

Бу хакта рәсми мәгълүмат юк.

Русия саклану министрлыгы Башкортстан һәм шулай ук Татарстанда дроннар бәреп төшерелүен белдерде. Татарстанда шулай ук ракет һәм дрон һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде.

▪️Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында өч ширкәтне үз эченә алган эшкәртү комплексы урнашкан: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ». Бу Русиядә иң эре нефть эшкәртү комплексларының берсе. Ул елына 23,5 миллион тонна чимал эшкәртүгә куәтле.

▪️"Башнефть-Новойл» "Роснефть"кә караучы "Башнефть" ширкәтенең бер филиалы. Ширкәт мотор майлары, авиация һәм реактив ягулык, дизель ягулыгы, битум һәм башка нефть продуктлары җитештерә.

@azatliqradiosi
Telegram ASTRA Пожар начался в промзоне Уфы после атаки БПЛА этим утром, — очевидцы Дым поднялся над промзоной Уфы на севере города после атаки БПЛА и взрывов, сообщили ASTRA очевидцы. В промзоне Уфы расположены несколько нефтеперерабатывающих предприятий «Башнефти»…
  • 🔥 2
Post #31804 200
18-20 сентябрьдә Русия Дәүләт Думасына узган сайлауларда партия исемлегеннән 83,52 процент беркетмә саналганнан соң, "Бердәм Русия" 57,85% тавыш җыя.

Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Аннан соң Коммунистлар фиркасе (КПРФ) - 13,93%, ЛДПР - 8,77%, "Новые люди"- 7,96%. килә.

Татарстанда уздырылган экзитпол мәгълүматларына караганда, республикада "Бердәм Русия" фиркасе 71,7 %, ә Башкортстанда 62% тавыш җыйган.

Халыкны сайлауга төрле чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар. Татарстанда машина уйнату, ташламалы ярминкәләр, концертлар шуларның берничәсе генә.
Шул ук вакытта өч көндә дә сайлау бүлекчәләрендә төрле хокук бозулар күзәтелде. Азатлык Радиосы алар турында социаль челтәрләрдән күзәтеп барды.

Шимбә көнне Казан шәһәренең Үзәк сайлау бүлгесе буенча «Яблоко» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты намзәте, "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Зиннәтуллинга һөҗүм ясалды, Казанда сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында хәбәр ителде, 2836 нчы сайлау участогындагы күзәтүче Азат Шаеховны Мәскәү районының полиция бүлегенә алып киттеләр. Соңрак аны тавыш санауга кертмиләр.

Башкортстанда күзәтүчеләргә аракы, шампан шәрабы тәкъдим итәргә тырышканнар. Коммунистлар фиркасе "ят агентлар белән бәйләштә" дип "Гражданнар берлеге" күзәтүчеләрен сайлаудан чакыртып ала, шулай ук ике күзәтүчене полиция хезмәткәре алып китә, соңрак аның берсенә дүрт мең сум штраф салалар.

Сайлау вакытында тагын нинди хокук бозулар булганын 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Сайлау узды: Татарстан һәм Башкортстанда күзәтүчеләргә басым ясалды 18-20 сентябрьдә Русия Дәүләт Думасына узган сайлауларда партия исемлегеннән 83, 52 процент беркетмә саналганнан соң, "Бердәм Русия" 57,85% тавыш җыя. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. Аннан соң Коммунистлар фиркасе (КПРФ) - 13,93%, ЛДПР - 8,77%…
  • 🤡 7
  • ❤ 1
  • 😈 1
Older posts →

About this channel

How can I read @azatliqradiosi without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы have?
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы (@azatliqradiosi) has 2.5K subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →