Уфада табиблар яңа туган балалар реанимациясе бүлегенең ябылу ихтималы турында белдерде
Уфаның 17нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре битараф булмаучыларга һәм Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Алар сүзләренчә, ел башыннан бирле бүлекнең эшләвенә комачаулый торган шартлар тудырыла.
Mkset язуынча, хезмәткәрләр моны, аерым алганда, шәһәр буйлап яңа туган балаларны ташу белән шөгыльләнгән күчмә хезмәтнең ябылуы һәм озак вакыт дәвалану һәм тернәкләнү таләп иткән сабыйларны бүлеккә күчерү мөмкинлегенең чикләнүе белән бәйли.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында UTV телевизион каналына бүлекне ябу турында карар юклыгын белдергәннәр. Хәзер бүлеккә балалар кабул итү күләме буенча яңа алымнар карала дигәннәр. Министрлыкта аңлатуларынча, бу яңа таләпләргә туры килү өчен кирәк.
▪️Русиядә туучылар саны кими. Шул сәбәпле илдә күп санлы бала тудыру йортлары һәм хатын-кызлар консультацияләре ябыла. Росздравнадзорның узган елгы мәгълүматларына күрә, соңгы биш елда Русиядә 150 дәүләт медицина учреждениесе бала тудыру лицензиясен югалткан.
@azatliqradiosi
Post #31818
166