Хокук яклаучылар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән бавыр яман шеше, С һепатиты һәм башка чирләр белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хастаханәсендә (ФСИН) ятучы кырымтатар Ленур Халиловның хәле авыр булуын әйтә
APUS хокук яклау проекты хәбәр итүенчә, аны азат итүдән баш тарталар. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, Халилов инде кеше ярдәменнән башка йөри алмый, ә сызланулары бик көчле. 15 сентябрьдә адвокаты Хәлиловны ФСИН хастаханәсеннән режим чикләүләре булган махсуслашкан медицина оешмасына күчерүне сорап гариза тапшырган. Проект мәгълүматынча, ул очракта Халилов якыннары белән була алыр иде.
Хәлиловның авыр хәле турында хокук яклаучылар июль аенда ук хәбәр иткән иде.Кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева ирне инвалид арбасында гына йөрүен, ә йөргәндә башка кешеләр ярдәме мохтаҗ булуын язган иде. Ул вакытка кадәр инде Халилов ике айдан артык хастаханәдә яткан булган.
▪️Узган ел августта Ленур Халиловны сәламәтлеге сәбәпле колониядән азат иткәннәр иде. Әмма соңрак прокурор бу карарга шикаять бирде, һәм мәхкәмә аны яңадан колониягә кайтару турында карар чыгарды.
▪️Русия төрмәсендә 2025 елны 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган.
▪️2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдә үлде.
Тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31824
70
- 😢 2