TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31823 75
Татар телен бушлай өйрәнү өчен булдырылган "Ана теле" онлайн-мәктәбендә хәзерге вакытта 9 меңнән артык кеше укый

Бу хакта “Ватаным Татарстан”га әңгәмәдә «Ана теле» мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова әйткән.

“2013 елда гамәлгә кертелгән онлайн мәктәп ун елдан артык эшләде. Ләкин платформасын алыштыру сәбәпле, эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булды. Яңа платформа табу, техник ягын тәртипкә китерүгә шактый вакыт китте. Хәзерге вакытта 9 меңнән артык кеше укый. Язылучылар саны үзгәреп тора. Беренче елларда 6 мең булса, 30 меңгә җиткән чаклар да булды. Шушы вакыт эчендә 100 меңнән артык кеше татар телен өйрәнергә теләк белдерде, татар дөньясы белән танышты. Мәктәптә уку түләүсез, һәркем теркәлеп, үзе теләгән вакытта укый ала.

Эчтәлеге шул ук килеш калды. Бары интерфейсы гына бераз үзгәрде. Ун ел эчендә кайбер материаллар искергән, яңартырга кирәк, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Әмма тел өйрәнүчеләрнең күпчелеге канәгать», дигән ул.
 
Татар телен үзлектән өйрәнү платформасы ике ел эшләми торганнан соң 2025 елның августында яңадан эшли башлады.

▪️Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русиягә кертелгән чикләүләр татар теленә дә кагылды. 10 ел дәвамында уңышлы эшләүче "Ана теле" проекты 2023 елда ябылды. Аны техник яктан ясаган һәм эшчәнлеген тәэмин итеп торган ЕF Education ширкәте Русиядә эшләвен туктатты.

▪️Проектны яңартуны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырдылар. Ул, үз чиртаныда, Петербурда теркәлгән "Прогресс" ширкәтен яллаган иде.

▪️"Ана теле" проектын яңартуга барлыгы 123 миллион сум дәүләт акчасы түгелгәне әйтелде.

▪️Платформада эчтәлек шул килеш калган: элек төшерелгән диалоглар, башка видеолар, ә аларда шул вакытта хөкем сөргән хәлләр.

Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 😢 2
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 24, 2026Хокук яклаучылар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән бавыр яма…
  2. Sep 24, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты Аның авторы – галимә Нәс…
  3. Sep 23, 2026Ат итен ашау төрле илләрдә ничек таралган? Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна…
  4. Sep 23, 2026Башкортстанда Андрей Назаров республика парламенты рәисе, Александр Шельдяев хөкүмәт башлы…
  5. Sep 23, 2026Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте Башкортстан күгендә барлыгы 20 дрон бәреп төшерелгә…
  6. Sep 23, 2026Уфада табиблар яңа туган балалар реанимациясе бүлегенең ябылу ихтималы турында белдерде Уф…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →