TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31820 185
Башкортстанда Андрей Назаров республика парламенты рәисе, Александр Шельдяев хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим ителде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика премьер-министры Андрей Назаров намзәтен парламент спикеры вазифасына тәкъдим итәчәген белдерде. Назаров берничә көн элек республика парламенты депутаты итеп сайланган иде.

Хәбиров сүзләренчә, Назаровны спикер итеп сайлау мәсьәләсе иртәгә, 24 сентябрьдә, Дәүләт җыены - Корылтай утырышында каралачак.

Шулай ук бүген Хәбиров Башкортстан хөкүмәте башлыгы вазифаларын республиканың сәнәгать министры Александр Шельдяев башкарачагын игълан итте.

Шельдяевка 45 яшь, ул Сарытау өлкәсендә туган. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган.

Төрле еллар респубоика хөкүмәте аппаратында төрле вазифаларда эшләгән.

2019 елны республика сәнәгать министрлыгын җитәкли башлаган. 2022 елны хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән.

Элегерәк Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев республикада пилотсыз очучы аппаратларны җитештерү арттырылачак, дигән иде. Моны "хәзер аларга ихтыяҗ зур", шуңа республика хөкүмәт дроннар өчен компонентлар сатып алуга грантлар бүлеп бирергә булды, дип аңлатты.

"2023 елдан пилотсыз очучы аппаратлар өчен компонентлар сатып алуга ярдәм өчен грантлар бирә башлау карары кабул ителде. Моны Радий Фәритович (республика башлыгы Радий Хәбиров - ред.) хуплады", диде ул.

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 24, 2026Татар телен бушлай өйрәнү өчен булдырылган "Ана теле" онлайн-мәктәбендә хәзерге вакытта 9…
  2. Sep 24, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты Аның авторы – галимә Нәс…
  3. Sep 23, 2026Ат итен ашау төрле илләрдә ничек таралган? Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна…
  4. Sep 23, 2026Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте Башкортстан күгендә барлыгы 20 дрон бәреп төшерелгә…
  5. Sep 23, 2026Уфада табиблар яңа туган балалар реанимациясе бүлегенең ябылу ихтималы турында белдерде Уф…
  6. Sep 22, 2026Стәрлетамакта янгында һәлак булучылар саны дүрткә җитте Аларның өчесе - апалы-сеңелле берт…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →