Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте
Башкортстан күгендә барлыгы 20 дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Тelegram-каналлар җирле халыкка сылтанып, Уфа күгендә шартлау тавышлары ишетелүе, һава һөҗүменнән саклану көчләре Украина кораллы көчләренең дроннарын бәреп төшерүе турында язды.
ASTRAның OSINT анализы фотоларга нигезләнеп, төтеннең Уфа нефть эшкәртү ширкәте районында күренүе ачыкланган. Шул ук вакытта төтеннең ТЭЦ белән бәйле булуы да ихтимал.
Уфа һава аланы вакытлыча ябылып торды, хәзер инде чикләүләр алынды.
Татарстанда шулай ук һава аланнары вакытлыча эшләмәде. Дроннар һөҗүме куркынычы җиде сәгать гамәлдә булды. Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә дроннар бәреп төшерелүен белдерде, ләкин саннарын һәм кайда бәреп төшерелүен ачыкламады.
Дүшәмбе көнне шулай ук Татарстан күгендә дроннар бәреп төшерелгән иде.
Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп Украина кораллы көчләре Русиянең стратегик ширкәтләренә бәреп тора.
@azatliqradiosi
Post #31819
187