TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31822 394
Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты

Аның авторы – галимә Нәслихан Яшәр. Тумышы белән Малатья шәһәреннән. Татар теленә гашыйк булып, башта аны өйрәнеп, Дәрдмәнднең шактый шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән ул. Татар шагыйренең язу өслүбен тикшереп фәнни эш язган, аны яклаган һәм соңыннан татар шәхесен Төркиядә башкалар да белергә тиеш дип, үз белемнәре белән бүлешеп, Дәрдмәнд турында китап чыгарырга ниятләгән.

"Дәрдмәнд иҗатын өйрәнүем университетта укыган чорда башланды. Безгә заманча төрки телләр һәм әдәбиятләр фәнен тумышы белән Татарстаннан булган укытучы, галимә Рамилә Яруллина укытты. Бакалавриатның өченче курсында татар телен өйрәнә башладым һәм шул вакытта бу телгә, татар әдәбиятына зур кызыксыну уянды...

Дәрдмәннең милли позициясе бик нык тәэсир итте. Дөресен әйткәндә, аннан кискен фикерләр көтмәгән идем. Ул тормышка экзистенциаль күзлектән карый торган шагыйрь, аның шигырьләрендә табигать тасвирлавы да еш очрый. Фәлсәфә күп. Әмма милләт язмышы темасына караган кайбер шигырьләрендә ул бик көчле һәм кискен милли позициясен күрсәтә белә. Нәкъ менә бу минем игътибарымны аеруча җәлеп итте", ди Яшәр.


Ул үзе дә, төркемдәге студентларның да элек Татарстан, татарлар турында берни белмәвен әйтте.

Яшәр белән әңгәмәне 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты Бу татар шагыйре турында беренче күләмле фәнни эш булып санала.
  • ❤ 14
  • 🔥 4
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 26, 2026Русия Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә күрә, Татарстанның Думада булачак вәкиллеге киме…
  2. Sep 26, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты. Бу шагыйрь турында төре…
  3. Sep 25, 2026Дөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны берл…
  4. Sep 25, 2026Коммуналь хезмәтләргә бәяләр планлаштырылганнан күбрәккә артачак Русиядә коммуналь хезмәтл…
  5. Sep 25, 2026Мәхкәмә сәяси тоткын Азат Мифтаховның хокуклары бозылган дип тапты Кичә Лабытнанги шәһәр м…
  6. Sep 25, 202621 сентябрьдә Самардагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә Татарстан мөслимәләре Рания Вәисова,…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →