TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31828 141
Дөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштергән "Иж буе татарлары", "Зөя буе татарлары", "Нократ буе татарлары" конференцияләр сериясен башлап җибәргән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында оештыручылар сөйләвенчә, конгресс татарларны географик чикләр аша түгел, ә нәкъ менә тарихи елгалар буйлап берләштерүнең уникаль форматын башлап җибәрде.

"Без Удмуртия татарлары дип сөйләшәбез, чынлыкта Иж елгасы Удмуртиядә башлана, аннары Әгерҗе районына килеп керә, шунда Камага коя. Өч көнлек гамәли конференцияләр сериясен башлап җибәрдек, беренчесе – "Иж буе татарлары" булды. Беренче көнне без Ижауда, икенче көнне Әгерҗедә, өченче көнне Менделеевскида булдык.

Бераздан без «Зөя буе татарлары» дигән конференциягә чыгып китәбез, ул конференция Сембер шәһәрендә башлана. Зөя елгасы Зөябаш (Иске Тимошкино) дигән татар авылында башлана. Әлеге авыл атаклы Акчуриннарның туган авылы, аларның токымы шушы авылдан башлана. Зөя Башы авылында – Ульян, Буа һәм Кайбычта булачакбыз. Елгалар аша милләтебезне берләштерүнең юлларын эзлибез», дип сөйләгән конгресс рәисе урынбасары Ирек Шәрипов.

Мәгълүмат агентлыгы язуынча, быел тагын «Нократ буе татарлары» дип аталган конференция дә планлаштырыла. Әлеге юнәлеш Киров, Нократ Аланы һәм Мамадыш шәһәрләрен үз эченә алачак.

"Мондый елгаларыбыз – җидәү. Киләчәктә әле шундый ук «Агыйдел буе татарлары", "Чулман буе татарлары" кебек конференцияләребез булачак", дигән оештыручылар.

@azatliqradiosi
  • 🔥 5
  • 👏 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 26, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты. Бу шагыйрь турында төре…
  2. Sep 25, 2026Коммуналь хезмәтләргә бәяләр планлаштырылганнан күбрәккә артачак Русиядә коммуналь хезмәтл…
  3. Sep 25, 2026Мәхкәмә сәяси тоткын Азат Мифтаховның хокуклары бозылган дип тапты Кичә Лабытнанги шәһәр м…
  4. Sep 25, 202621 сентябрьдә Самардагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә Татарстан мөслимәләре Рания Вәисова,…
  5. Sep 24, 2026Хокук яклаучылар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән бавыр яма…
  6. Sep 24, 2026Татар телен бушлай өйрәнү өчен булдырылган "Ана теле" онлайн-мәктәбендә хәзерге вакытта 9…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →