Коммуналь хезмәтләргә бәяләр планлаштырылганнан күбрәккә артачак
Русиядә коммуналь хезмәтләргә бәяләр моңа кадәр фаразланганнан күбрәк артырга мөмкин. Икътисад үсеш министрлыгының яңартылган макрофаразында 2027 елның 1 июленнән халыкның коммуналь хезмәтләр өчен гомуми түләве уртача 11%-ка артачак дип күрсәтелә. Элегрәк 8,7% дип фаразланган иде.
Министрлыкта моны инфляциянең көтелгәннән югарырак булуы һәм электр энергетикасындагы эре инвестиция проектлары белән аңлатканнар.
Быел 1 октябрьдән бәяләр уртача 9,9%ка артачак. Ләкин, кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да уртачадан күбрәккә күтәреләчәк.
Татарстанда 1 октябрьдән коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең уртача үсеш индексы 13,4% итеп билгеләнгән. Аерым муниципаль берәмлекләрдә рөхсәт ителгән максималь күрсәткеч - 18,2%.
Башкортстанда 1 октябрьдән коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең республика буенча уртача үсеш индексы 10,7% тәшкил итәчәк. Аерым муниципаль берәмлекләр өчен рөхсәт ителгән үсеш - 12,8%.
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисенең "Слово Председателя" Телеграм-каналында язылганча, "шаулап-гөрләп җиңү" белән тәмамланган сайлауларга бер атна да вакыт узмады. Шушы җиңү хөрмәтенә хакимият халыкны "бүләкләргә" булды һәм торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар тәкъдим итте.
@azatliqradiosi
Post #31827
160
- 🔥 1
- 🤯 1