21 сентябрьдә Самардагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә Татарстан мөслимәләре Рания Вәисова, Альбина Валиәхмәтова һәм Алсу Фәйзрахмановага карата мәхкәмә утырышы башланган.
Бу хакта мәгълүмат мәхкәмә сәхифәсенең картотекасында барлыкка килде.
Аннан күренгәнчә, мөслимәләрне Русия Җинаять кодексының 205.5 маддә, 1 өлеше - "террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Бу маддә нигезендә җәза 15 елдан 20 елга кадәр төрмә яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү яный.
Моннан ике ел элек – 16 сентябрьдә Татарстанда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре халыкара террорчы оешманың хатын-кызлар бүлекчәсендә торуда шикләнеп дүрт мөслимәне тоткарлады. Мәхкәмә 39 яшьлек Ләйсән Садыйкованы, 38 яшьлек Рания Вәисова, 37 яшьлек Алсинә Хәйруллина, 25 яшьлек Альбина Вәлиәхмәтованы сак астына алу карарын чыгарды.
Соңрак, 2025 елның җәендә Алсу Фәйзрахманова тоткарланды.
Мәхкәмә сәхифәсе мәгълүматына караганда, мөслимәләргә кагылган эшләрне икегә аерганнар. Алсинә Хәйруллина белән Ләйсән Садыйковага инде карар чыккан.
Хәйруллинага 28 майда, Садыйковага 9 июньдә җәза билгеләнгән, әмма нинди җәза чыкканы турында рәсми мәгълүмат юк. Бары Русия Җинаять кодексының 205.5 маддә, 2 өлеше - террорчы дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип табулары язылган.
Тулырак👉 монда
@azatliqradiosi
Post #31825
148