Мәхкәмә сәяси тотыкын Азат Мифтаховның хокуклары бозылган дип тапты
Кичә Лабытнанги шәһәр мәхкәмәсе сәяси тоткын математик Азат Мифтаховның хокуклары бозылган дип тапты. RusNews язуынча, мәхкәмә аның хатынын дүрт тапкыр яклаучы сыйфатында колониягә кертмәүне канун бозу дип бәяләгән. Шул ук вакытта Мифтахов тоту шартлары бозылуы өчен компенсация ала алмаган. Колония хезмәткәрләре гамәлләре дә канун бозу дип танылмаган.
Элегрәк ул колония хезмәткәренең аны көчле яңгыр вакытында ачык һавага су агызу системы булмаган җиргә чыгаруын сөйләгән иде. Мифтахов сүзләренчә, хезмәткәр аны ишегалдына чыгарып: “Йөзә беләсеңдер дип өметләнәм”, дигән. Юешләнмәс өчен, сәяси тоткынга эскәмиягә аяклары белән менеп басарга һәм камерага керткәннәрен бер сәгатьләп көтәргә туры килгән.
Мифтаховның хатынына җибәрелгән җавапта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте колониядәге барлык мәйданчыкларның да шундый булуын, ә Мифтаховны урамда дымлы булуы турында кисәтелгәнен белдергән. Колония җитәкчелеге белдерүенчә, хезмәткәр Азатка “йөзә белү” турында әйтмәгән.
Моңа кадәр, 22 сентябрьдә узган утырыш вакытында, Лабытнанги мәхкәмәсе хөкемдары карар кабул итү өчен залдан чыгып киткәч, видеоконференция элемтәсе өзелде. Мифтаховны яклау тарафы мондый шартларда утырышта катнашудан баш тарткан, ә Азат үзе адвокатсыз сорауларга җавап бирмәвен белдергән.
@azatliqradiosi
Post #31826
130
- 🙏 4
- ❤ 1