TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31798 · Back to latest

Older Posts 9 shown
Post #31797 234
21 сентябрьдә Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана.

Бу эшне Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәм белән Казан мэриясе оештыра.

Алты атналык курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, башлангычлар пәнҗешәмбе, ә дәвам итүчеләр төркеме сишәмбе саен икешәр сәгать шөгыльләнәчәк

Татар теле курсы тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган програмнан гыйбарәт диелә.

Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен бары теркәлергә кирәк.

🔷Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.

@azatliqradiosi
  • ❤ 4
Post #31796 239
Казанда сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында хәбәр ителә

Сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында Татарстан сәясәтчесе Дмитрий Румянцев үзенең Телеграм-каналында язды.

Шулай ук ул сайлау бүлгеләренең берсендә "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре җыелуы турында язды. Алар артыннан автозак да килгән булырга мөмкин.

Румянцев шулай ук Казанның Декабристлар урамындагы 2нче йорт янында автозак күренүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте бинасы ишегалдында "Э" үзәгенең берничә хезмәткәре булган. Әлеге бинада 135нче сайлау бүлгесе урнашкан.

"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе дә 135нче сайлау участогы ишегалдында "Э" үзәге хезмәткәрләре булуын хәбәр итте. Фирканең Телеграм-каналында җиде кешенең фотосы да урнаштырылган. Канал мәгълүматына күрә, аларның алтысы "Экстремизмга каршы көрәш үзәге" хезмәткәрләре булырга мөмкин.

@azatliqradiosi
Post #31795 242
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын ким дигәндә 20 кеше яраланган

Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.

Раменское шәһәр бүлгесенең Софьино авылында дрон өч катлы йортка эләгеп анда 44 яшьлек хатын-кыз үлгән. Яраланучылар арасында өч бала да бар.

Орехово-Зуево шәһәр бүлгесендә дрон һөҗүменнән соң шәхси йорт янган, нәтиҗәдә өлкән яшьтәге ир-ат үлгән.

Раменский районында 21 катлы күпфатирлы йотның түбәсе янган. Якынча 400 кеше эвакуацияләнгән. 20ләп машинага зыян килгән.

ASTRAның OSINT-анализына күрә, һөҗүмнәр Мәскәү нефть эшкәртү ширкәтенә һәм Мәскәү өлкәсендәге Дзержинскида ТЭЦ-22гә ясалган. Мәскәү мэры Сергей Собянин нефть эшкәртү ширкәте җирлегендә бер корылмага зыян килүен раслады, ләкин кайсы ширкәт булуын ачыкламады.

Әлеге нефть эшкәртү ширкәте Мәскәү ягулык базарының 40 процентын тәэмин итә.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
  • 👍 1
Post #31789 264
Башкортстанда күпме бала башкорт һәм татар телләрендә белем ала? Бу республикада бу ике халык саны белән туры киләме?

Рәсми саннарны чагыштырыйк ☝️

Бу хакта тулы саннар белән 👉 хәбәрне монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
  • 🤬 5
  • 🔥 4
Post #31788 254
Башкортстанда 63 яшьлек ирне "ВКонтакте"дагы сүзләре өчен армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар

Башкортстанның Белорет районара мәхкәмәсе 63 яшьлек Дим Алтынсуринны Русия армиясен "дискредитацияләү" өчен 30 мең сум штраф салган.

Алтынсуринга "ВКонтакте"да язылган тугыз комментарийны гаеп итеп куйганнар. Алар арасында мондый җөмләләр булган:

"Путинга бернинди сөйләшүләр дә кирәк түгел, чөнки ул шунда ук хакимлеген югалтачак; әгәр килешү төзелсә, аңа соңгы чиккә кадәр төрлечә акланырга, сәбәпләр уйлап табарга, ялганларга туры киләчәк. Ул моны бик уңышлы эшли дә. Аның өчен килешү — ахыр башы";

"Андрей, бөтен дөнья Кырымны Украинаныкы дип саный, ул вакытлыча Русия тарафыннан оккупацияләнгән. Ә син башкача уйлыйсыңмы?" һәм башкалар.

Ир мәхкәмә утырышына килмәгән. Әмма моңа кадәр биргән аңлатмасында комментарийларны "Русия хакимиятенең гамәлләренә шәхси мөнәсәбәтен күрсәтү максатыннан" язганын әйткән. Мәхкәмә карарында аның гаебен тулысынча таныганы әйтелә.

🔻Моннан тыш, мәхкәмә сайтындңа Дим Алтынсуринга карата 14 сентябрьдә ачылган тагын бер эш бар. Бу очракта да аны "ВКонтакте"дагы язмалары өчен армияне "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаепле дип тапканнар һәм 30 мең сум штрафка тартканнар.

Аңа түбәндәге комментарийларны язуда гаеп белдерелгән:

"Миңа ул нигә кирәк, безгә беркем дә һөҗүм итмәде һәм итәргә дә җыенмады. Путинның амбицияләре өчен үзең бар да сугыш";

"Минем язмам аналар үз балаларын Путиннан башка беркемгә дә кирәк булмаган сугышка җибәрмәү хакында. Бернинди түләүләр дә балаларны алыштыра алмый. Ул үзенең 26 еллык идарәсе дәвамында бер генә тапкыр да дөресен әйтмәде" һәм башкалар.

Бу эштә Алтынсурин гаебен танымаган. Ул комментарийларны улларының Украинага каршы сугышта катнашуын теләмәгәнгә язганын белдергән.

▪️Украинада сугыш башланып, озак та үтми Русия хакимияте кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чыгучыларга 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

▪️Илдә гамәлдә хәрби цензура кертелгән. Ул матбугат чараларына сугышны дәүләт позициясеннән аермалы рәвештә яктыртуны чикли.

Тулырак 👉 монда укыгыз
Азатлык Радиосы Башкортстанда 63 яшьлек ирне "ВКонтакте"дагы сүзләре өчен армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар Беренче очракта ир гаебен таныган, икенчесендә — танымаган.
  • 👍 3
  • ❤ 1
Post #31787 482
Татар шурасы Русия думасы сайлауларына бойкот белдерергә чакырды

Катнашырга мәҗбүри итү очрагында оешма сайлау кәгазен бозарга тәкъдим итә. Бу тәкъдимне "Татар шурасы" сайлауларның чын булмавы, "имитация рәвешендә" үткәрелүе белән аңлата.

— Сугыш шартларындагы цензура, фикердәш булмаган кешеләргә карата репрессияләр, бәйсез медиа чараларын тыю һәм җәмгыятьне тулысынча контрольдә тоту шартларында тавыш бирү нәтиҗәләре алдан ук билгеләнгән. Безнең мәнфәгатьләрне яклый торган бер генә фиркә дә юк, — ди шура мөрәҗәгатендә.


Оешма вәкилләре фикеренчә, сайлауда катнашу – "Кремль сәясәтенә имза кую". Шул рәвешле Русия кеше тавышларын дөньяга халыкның сугышны һәм диктатураны хуплавын күрсәтү өчен файдаланылачак, дип саный алар.

🔵Русия Дәүләт думасының IX чакырылышына сайлау 18-20 сентябрь көннәрендә уза. Бу – Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң беренче дума сайлаулары.

🔵Тавыш бирү алдыннан Русия Югары мәхкәмәсе сайлаудан "Яблоко" фиркасен читләштерде. Ул сугышка каршы чыккан бердәнбер фирка булды. Күп кенә төбәктә "Яблоко"ның бермандатлы намзәтләрен дә сайлауда катнашудан читләштерделәр.

🔵Русиянең оппозицион оешмалары тавыш бирүнең төрле стратегияләрен тәкъдим итте. ФБК (Навальный тарафдарлары) "Бердәм Русия"дән тыш теләсә кайсы фиркагә тавыш бирергә өндәде.
"Яблоко" исә фиркаләр буенча тавыш бирү кәгазен бозарга өнди.

Тулырак 👉 безнең сайтны укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Татар шурасы Русия думасы сайлауларына бойкот белдерергә чакырды Оешма фикеренчә, бу сайлауда татар мәнфәгатен яклаучы намзәтләр юк.
  • ❤ 9
  • 👍 6
  • 🔥 5
  • 👎 4
  • 🤔 2
Post #31786 253
Казанда укытучыга һәйкәл ачылды

Һәйкәл Укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан президентының  матбугат хезмәте.

Һәйкәл идеясен Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Вәлиуллин тәкъдим иткән.

Скульптура гранит нигезгә куелган бронздан эшләнгән, укытучы сынының биеклеге — 2,2 метр.

Һәйкәл нигезендә өч баскыч бар. Алар белем бирүнең өч баскычын — башлангыч, төп һәм урта белемне символлаштыра.

Подлужная урамындагы Укытучы йорты 2 сентябрьдә ачылды. Биредә педагоглар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һөнәри үсеше өчен шартлар тудырылган. Бина — мәдәни мирас объекты.
 
Татарстанда укытучылар җитмәү проблемы бар. Бу бигрәк тә Казанда сизелә. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән дигзн иде элегрәк Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин. Кадрдлар китмәсен өчен җитди ярдәм чаралары кирәк диде ул.
  • 😁 3
  • 👎 2
  • 🤔 1
Post #31779 476
Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә.

Оештыручыларның берсе – Австралиянең Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм. Аның белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын турында сөйләштек.

Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
  • ❤ 12
Post #31778 279
Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты

Instagram-да Born of Culture дип аталган милли бию флешмобы тарала.

Анда төрле халыклар үзләренең традицион биюләрен заманча форматта күрсәтә.

Трендка татарлар, башкортлар һәм кырымтатарлар да кушылды. Кайбер видеолар миллионлаган карау җыйды.
  • ❤ 11
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →