TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31797 237
21 сентябрьдә Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана.

Бу эшне Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәм белән Казан мэриясе оештыра.

Алты атналык курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, башлангычлар пәнҗешәмбе, ә дәвам итүчеләр төркеме сишәмбе саен икешәр сәгать шөгыльләнәчәк

Татар теле курсы тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган програмнан гыйбарәт диелә.

Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен бары теркәлергә кирәк.

🔷Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.

@azatliqradiosi
  • ❤ 4
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 27, 2026Европа татарлары форумы кысаларында фатирник узды 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрен…
  2. Sep 26, 2026Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал комплекс ач…
  3. Sep 26, 2026Русия Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә күрә, Татарстанның Думада булачак вәкиллеге киме…
  4. Sep 26, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты. Бу шагыйрь турында төре…
  5. Sep 25, 2026Дөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны берл…
  6. Sep 25, 2026Коммуналь хезмәтләргә бәяләр планлаштырылганнан күбрәккә артачак Русиядә коммуналь хезмәтл…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →