TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31796 239
Казанда сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында хәбәр ителә

Сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында Татарстан сәясәтчесе Дмитрий Румянцев үзенең Телеграм-каналында язды.

Шулай ук ул сайлау бүлгеләренең берсендә "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре җыелуы турында язды. Алар артыннан автозак да килгән булырга мөмкин.

Румянцев шулай ук Казанның Декабристлар урамындагы 2нче йорт янында автозак күренүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте бинасы ишегалдында "Э" үзәгенең берничә хезмәткәре булган. Әлеге бинада 135нче сайлау бүлгесе урнашкан.

"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе дә 135нче сайлау участогы ишегалдында "Э" үзәге хезмәткәрләре булуын хәбәр итте. Фирканең Телеграм-каналында җиде кешенең фотосы да урнаштырылган. Канал мәгълүматына күрә, аларның алтысы "Экстремизмга каршы көрәш үзәге" хезмәткәрләре булырга мөмкин.

@azatliqradiosi
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 26, 2026Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал комплекс ач…
  2. Sep 26, 2026Русия Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә күрә, Татарстанның Думада булачак вәкиллеге киме…
  3. Sep 26, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты. Бу шагыйрь турында төре…
  4. Sep 25, 2026Дөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны берл…
  5. Sep 25, 2026Коммуналь хезмәтләргә бәяләр планлаштырылганнан күбрәккә артачак Русиядә коммуналь хезмәтл…
  6. Sep 25, 2026Мәхкәмә сәяси тоткын Азат Мифтаховның хокуклары бозылган дип тапты Кичә Лабытнанги шәһәр м…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →