TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31786 255
Казанда укытучыга һәйкәл ачылды

Һәйкәл Укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан президентының  матбугат хезмәте.

Һәйкәл идеясен Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Вәлиуллин тәкъдим иткән.

Скульптура гранит нигезгә куелган бронздан эшләнгән, укытучы сынының биеклеге — 2,2 метр.

Һәйкәл нигезендә өч баскыч бар. Алар белем бирүнең өч баскычын — башлангыч, төп һәм урта белемне символлаштыра.

Подлужная урамындагы Укытучы йорты 2 сентябрьдә ачылды. Биредә педагоглар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һөнәри үсеше өчен шартлар тудырылган. Бина — мәдәни мирас объекты.
 
Татарстанда укытучылар җитмәү проблемы бар. Бу бигрәк тә Казанда сизелә. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән дигзн иде элегрәк Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин. Кадрдлар китмәсен өчен җитди ярдәм чаралары кирәк диде ул.
  • 😁 3
  • 👎 2
  • 🤔 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 27, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Sep 27, 2026Европа татарлары форумы кысаларында фатирник узды 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрен…
  3. Sep 26, 2026Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал комплекс ач…
  4. Sep 26, 2026Русия Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә күрә, Татарстанның Думада булачак вәкиллеге киме…
  5. Sep 26, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты. Бу шагыйрь турында төре…
  6. Sep 25, 2026Дөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны берл…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →