Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын ким дигәндә 20 кеше яраланган
Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.
Раменское шәһәр бүлгесенең Софьино авылында дрон өч катлы йортка эләгеп анда 44 яшьлек хатын-кыз үлгән. Яраланучылар арасында өч бала да бар.
Орехово-Зуево шәһәр бүлгесендә дрон һөҗүменнән соң шәхси йорт янган, нәтиҗәдә өлкән яшьтәге ир-ат үлгән.
Раменский районында 21 катлы күпфатирлы йотның түбәсе янган. Якынча 400 кеше эвакуацияләнгән. 20ләп машинага зыян килгән.
ASTRAның OSINT-анализына күрә, һөҗүмнәр Мәскәү нефть эшкәртү ширкәтенә һәм Мәскәү өлкәсендәге Дзержинскида ТЭЦ-22гә ясалган. Мәскәү мэры Сергей Собянин нефть эшкәртү ширкәте җирлегендә бер корылмага зыян килүен раслады, ләкин кайсы ширкәт булуын ачыкламады.
Әлеге нефть эшкәртү ширкәте Мәскәү ягулык базарының 40 процентын тәэмин итә.
@azatliqradiosi
Post #31795
243
- 🔥 2
- 👍 1