Башкортстанда 63 яшьлек ирне "ВКонтакте"дагы сүзләре өчен армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар
Башкортстанның Белорет районара мәхкәмәсе 63 яшьлек Дим Алтынсуринны Русия армиясен "дискредитацияләү" өчен 30 мең сум штраф салган.
Алтынсуринга "ВКонтакте"да язылган тугыз комментарийны гаеп итеп куйганнар. Алар арасында мондый җөмләләр булган:
"Путинга бернинди сөйләшүләр дә кирәк түгел, чөнки ул шунда ук хакимлеген югалтачак; әгәр килешү төзелсә, аңа соңгы чиккә кадәр төрлечә акланырга, сәбәпләр уйлап табарга, ялганларга туры киләчәк. Ул моны бик уңышлы эшли дә. Аның өчен килешү — ахыр башы";
"Андрей, бөтен дөнья Кырымны Украинаныкы дип саный, ул вакытлыча Русия тарафыннан оккупацияләнгән. Ә син башкача уйлыйсыңмы?" һәм башкалар.
Ир мәхкәмә утырышына килмәгән. Әмма моңа кадәр биргән аңлатмасында комментарийларны "Русия хакимиятенең гамәлләренә шәхси мөнәсәбәтен күрсәтү максатыннан" язганын әйткән. Мәхкәмә карарында аның гаебен тулысынча таныганы әйтелә.
🔻Моннан тыш, мәхкәмә сайтындңа Дим Алтынсуринга карата 14 сентябрьдә ачылган тагын бер эш бар. Бу очракта да аны "ВКонтакте"дагы язмалары өчен армияне "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаепле дип тапканнар һәм 30 мең сум штрафка тартканнар.
Аңа түбәндәге комментарийларны язуда гаеп белдерелгән:
"Миңа ул нигә кирәк, безгә беркем дә һөҗүм итмәде һәм итәргә дә җыенмады. Путинның амбицияләре өчен үзең бар да сугыш";
"Минем язмам аналар үз балаларын Путиннан башка беркемгә дә кирәк булмаган сугышка җибәрмәү хакында. Бернинди түләүләр дә балаларны алыштыра алмый. Ул үзенең 26 еллык идарәсе дәвамында бер генә тапкыр да дөресен әйтмәде" һәм башкалар.
Бу эштә Алтынсурин гаебен танымаган. Ул комментарийларны улларының Украинага каршы сугышта катнашуын теләмәгәнгә язганын белдергән.
▪️Украинада сугыш башланып, озак та үтми Русия хакимияте кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чыгучыларга 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
▪️Илдә гамәлдә хәрби цензура кертелгән. Ул матбугат чараларына сугышны дәүләт позициясеннән аермалы рәвештә яктыртуны чикли.
Тулырак 👉 монда укыгыз
Post #31788
254