Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.
Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Post #31777
242
Бүген Филология фәннәре докторы, галимә Дөрия Рамазанованың (1938-2019) туган көне
Галимәнең хезмәтләре татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә карый. Татар энциклопециясе институтының Телеграм каналы язуынча, ул Көньяк-көнбатыш Башкортстан диалектын да өйрәнгән. Бу хакта Рамазанова Азатлык Радиосына да сөйләгән иде.
“Хәзерге көнбатыш Башкортстан төбәгендәге халыкларның нинди телдә сөйләшүе XVI гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр шик сорау тудырмаган. Алар татарча сөйләшкән, һәм алар -- татар халкы. Төрле яктан килергә кирәк. Көнбатыш Башкортстандагы төрки халыклар кызым татарлардан бер ягы белән дә аерылмаган. Моны Петр I замандашлары язып чыккан: “Ничем не разнятся от татар”.
Ләкин бу төбәк территориаль яктан Уфа губернасына караган булган. Шуңа күрә аларны билгеләгән, районнарга бүлгән вакытта социаль катламнан чыгып, җир биләүчеләрне – башкортлар итеп исәпләгәннәр. Ләкин алар саф татарча сөйләшә, саф татарча киенә, саф татарча яши. Автобуска татар хатыны килеп керсә, чын башкорт хатыны килеп керсә, алар бер-берсеннән нык аерылып тора бит.
Күз алдыгызга китерегез, рус баласына туган тел итеп украин телен укыталар. Берәр урыска бу нәрсә ошар идеме? Хәмитов бу сорауга ничек җавап бирер иде?
Шуның өчен Башкортстанда күпчелек татарлар башкорт телен дә өйрәнми, чөнки ул аларга кирәкми, туган телен дә өйрәнми, чөнки аларга ирек бирмиләр...
Илеш тирәсендәге башкорт теле булуы соңгы елларда гына, җанисәп алу мәсьәләләре белән һәм ясалма рәвештә башкортларның санын арттырырга тырышуы белән калкып чыкты. Аларның тарихы өйрәнелгән. Алар турында бик күп хезмәтләр язылган.
Көнбатыш Башкортстандагы татарлар чыннан да җир алыр өчен, шул җирләрдә хуҗа булып сакланып калыр өчен кайчандыр башкорт дип язылган. Безнең татарлар башкортлар өчен зур роль уйнаган. Соңгы вакытта аларны башкортлаштыру бик ямьсез төс алды. Татарлар җир алыр өчен генә башкорт дип язылган. XVII-XIX гасырда башкорт сүзе милләттән бигрәк социаль катламны аңлаткан”, дигән иде ул.
@azatliqradiosi

- 👍 4
- 💯 4
- 🤨 2
- 🔥 1
- 🤔 1