Польшада Tatarland ресторанына каршы протестлар: активистлар ат итен менюдан алдыруны таләп итә
Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна дәвамында Tatarland ресторанына каршы протестлар бара
Анда катнашучылар ресторанда ризыклар әзерләү өчен ат итен куллануга каршы чыга. Активистлар менюдан ат итенең алынуына кадәр каршылык чарасын дәвам итәчәген әйтә.
Turan Report Instagram каналы язуынча, протестта катнашучылар ресторан янында килеп шигарьләр тотып басып тора, тавыш көчәйткеч аркылы чыгышлар ясый, ат чалу турындагы фотолар күрсәтә. Нәтиҗәдә төрле низаглар да чыккан һәм полиция килгән.
“Без ат итен әзерләүләренә каршы. Атларны ашарга түгел, ә ихтирам итәргә кирәк. Аннары мәчеләр белән этләргә тотыначаклармы? Польшада мондый традиция бар мени?”, дигәннәр активистлар.
Ресторан җитәкчелеге барысы кануни булуын һәм ат ите ризыкларына ихтыяҗ зур булуын әйтә.
Татар-башкортларда һәм Үзәк Азия халыкларында ат ите затлы ризык санала. Мордовия, Чуашстан татарлары ат итеннән казылык ясый.
Төркиянең Бөгрүделик татар авылында яшәүче Рәхмәтулла Куртаран элек Төркиядәге татарларның ат ите ашавын, әмма хәзер бу гадәтнең бетүен әйткән иде.
«Безнең халык ат ите ашаган. Аннан казы, кымыз ясаганнар. Хәзер ат асрамыйлар инде. 1985 елдан бирле ат ашау юк. Бүген Төркиядә бу тыелган. Бер биш-алты ел элек башка татар авылларында ат суеп ашаганнар дип ишеттем», дигән иде ул.
Ат итен Европа илләрендә дә ашыйлар.
@azatliqradiosi
Post #31768
288
- 😢 8
- 🦄 3
- 💊 2
- 👍 1
- 🤔 1
- 😡 1