TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31848 103
❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Европа берлеге санкцияләренә эләкте. Мондый карар Украинадагы конфликт мәйданыннан балаларны эвакуацияләү өчен кабул ителгән.

Татарстан президенты матбугат хезмәте әлеге карарны провокация һәм балаларны сәяси максатларда циник рәвештә куллану дип бәяләде.

Татарстан рәисе санкцияләргә беренче тапкыр гына эләкми. 2023 елда АКШ Финанс министрлыгы Миңнехановны «Туполев» ширкәтегең мөдирләр шурасы рәисе булуы өчен санкцияләр исемлегенә кертте.

Европа берлеге санкцияләре визалар бирүдән баш тартуны һәм берлек илләренең чикләрен узуны тулысынча тыюны күздә тота. Санкциягә эләккән кешенең Европа берлегендә барлык активлары туңдырыла. Моннан тыш, чикләүләр кертелгән кеше өченче илләргә барганда Европа берлеге илләренең һава аланнарын һәм җирләрен транзит яки күчеп утыру өчен дә куллана алмый.
  • ❤ 3
  • 👏 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
  2. Sep 28, 2026Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьер…
  3. Sep 28, 2026Хисап пулаты Русиянең нефть-газ керемнәре быел 18 процентка кимиячәк дип фаразлый 2026 елд…
  4. Sep 27, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  5. Sep 27, 2026Европа татарлары форумы кысаларында фатирник узды 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрен…
  6. Sep 26, 2026Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал комплекс ач…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →