Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьеры булды
Татарстан хөкүмәтендә Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк аерым бүлекчә булдырылды.
Аны Русия гаскәрләренең генерал-полковнигы Александр Лапин җитәкләячәк. Лапин — Украинада читтән торып гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән гаскәри.
Бу вазифа турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт шурасына еллык юлламасында игълан итте.
Яңарак кына узган Русия Думасы сайлауларында Лапин Татарстанда "Бердәм Русия" партиясенең исемлегендә булды, ул сайланырга тиешле намзәтләрнең беренче өчлегендә иде. Әмма Лапин депутат мандатыннан баш тарткан. Аның урынына Мәскәүгә Мамадыш районының элеккеге башлыгы Анатолий Иванов барачак.
Элегрәк кайбер медиа Лапин Думаның Саклану комитеты рәисе вазифасына билгеләнә алырга мөмкин дип язды. Әмма "Бизнес Online" язуынча, аның намзәте Мәскәүдә килештерелмәгән.
Лапин — запастагы генерал-полковник. Төрле елларда ул Русиянең Сүриядәге гаскәрләренең төркеме штабын, "Үзәк", "Төньяк" гаскәр төркемнәрен җитәкләде. Ул Украинага каршы баскыр сугышта катнашты. 2022 елның көзендә аның Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән Лапин арасында низаг чыкты. Кадыров Лапинны Украина гаскәрләре Русия баскыннарыннан азат итә алган Красный Лиман шәһәрен яклый алмауда гаепләде. 2025 елның сентябрендә Лапин Русия гаскәрләреннән китте.
2026 елның июнендә Украина мәхкәмәсе Александр Лапинны читтән торып гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Ул Украинаның территориаль бөтенлеген һәм кагылгысызлыгын бозуда, Украинага каршы агрессив сугыш әзерләүдә һәм алып баруда гаепле дип табылды.
Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.
Post #31846
118