Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә. Оештыручыларның берсе - Австралиянең көнбытышындагы Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын, тел һәм корылтайның максатлары турында сөйләштек. Ул башта үзе белән таныштырып китте.
"Корылтай – бу төрки мәгънәдәге форум. Татарлар җыелып, төрле иҗтимагый мәсьәләләр, мәдәният, күңел ачу, гаилә тарихлары, күченү, социаль проектлар, уңай үзгәрешләр, киләчәк перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшә торган җыелыш.
Чыгыш ясаучылар катнашучыларның төрле кызыксынуларына карап сайланды. Яшьләр, мәгариф, мәдәният, сивил активлык белән бәйле темалар бар.
Хәзерге вакытта 86 кеше теркәлгән. Зал да якынча шулкадәр кешегә исәпләнгән. Ләкин теркәлмичә дә кунакка килүчеләр булыр дип уйлыйбыз...
Мин шәхсән сүз иреге яклы. Бу Австралия һәм Көнбатыш Европа кыйммәтләренә туры килә. Чыгыш ясаучыларны цензураламыйбыз. Тыелган темалар юк. Безнең өлкән буын вәкилләренең Кытай коммунистик режимын, Путин режимын, Совет режимнарын тәнкыйтьләгән китаплары һәм язмалары да бар.
Без темаларны махсус сәясиләштерергә тырышмыйбыз. Сәясәт ул гомумән тормышның бер өлеше. Совет чорыннан калган "сәясәтсез генә яшик" яки "сәясәтсез булсын" дигән нәрсә хәтта минималь фикерне дә әйттермәс өчен кулланыла. Мин моңа каршы, "тыюларны тыю" булырга тиеш, ягъни бернинди тыю булмавы мөһим дип саныйм", ди Галләм.
Корылтайга әзерлек һәм Перт шәһәрендәге татарлар тормышы турында 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi