TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31764 275
Татарстан Русия төбәкләре арасында иң күп хәмер эчүчеләр рәтенә кергән

Соңгы бер елда республикада бер кешегә уртача 9,81 литр хәмер эчемлек туры килгән. Бу күрсәткечтә Татарстанны бары Свердлау өлкәсе генә уздыра. Анда ул 9,85 литр тәшкил иткән, дип яза Kazved.

Шул ук вакытта Русиядә хәмер куллану 1996 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшкән диелә. Соңгы ел нәтиҗәләренә күрә, бу күрсәткеч кеше башына 7,52 литр тәшкил иткән.

Чагыштыру өчен Мәскәүдә бер кешегә уртача 4,45 литр, Петербурда 5,94 литр хәмер туры килә.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Бу хакта Азатлык Радиосы язды. Сугышта иң күп үлүчеләр дә Башкортстан белән Татарстаннан.

@azatliqradiosi
  • 😢 9
  • 🤯 4
  • 😱 3
  • 👎 2
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  2. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
  3. Sep 28, 2026Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьер…
  4. Sep 28, 2026Хисап пулаты Русиянең нефть-газ керемнәре быел 18 процентка кимиячәк дип фаразлый 2026 елд…
  5. Sep 27, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  6. Sep 27, 2026Европа татарлары форумы кысаларында фатирник узды 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрен…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →