⚡️Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәүдә үзәгендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын “Солнечный” исемле өч катлы сәүдә үзәгенең икенче катында чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләр тәрәзәләрдән чыгарга тырышкан. Бу хакта шаһитларга сылтама белән “Осторожно, Новости” Телеграм каналы яза. Шулай ук бер кешенең тәрәзәдән сикерүе турында видеолар да таралды.
Mедиалар хәбәр итүенчә, янгында беренчел мәгълүматларга күрә өч кеше һәлак булган.
Baza язуынча, янгында шулай ук ике кеше зыян күргән, алар хастаханәгә салынган. Сәүдә үзәгеннән 17 кеше эвакуацияләнгән.
Хәзер янгын сүндерү эшләре дәвам итә.
@azatliqradiosi
Post #31816
192