TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31814 200
Башкортстан республика бюджеты керемнәре якынча — 193,7 млрд, чыгымнары — 202,2 млрд сум тәшкил иткән

Бюджет дефициты 8,5 миллиард сум булган. "Коммерсант" язуынча, ул бер ай эчендә якынча 5,2 миллиард сумга кимегән.

Бюджетның керем өлеше 63,4 процентка, чыгым өлешеше 59 процентка үтәлгән.

Башкортстан районнары һәм шәһәрләре бюджетлары дефициты 84 миллион сумга арткан

Республика муниципалитетларының гыйнвар-август айларындагы керемнәре 109,2 миллиард сумнан, чыгымнары 112,6 миллиард сумнан артып киткән. Бу республика финанс министрлыгының консолидацияләнгән бюджет үтәлеше турындагы айлык хисабында күрсәтелә.

Җирле бюджетлар дефициты якынча 3,36 миллиард сум тәшкил иткән. Бер ай эчендә ул 83,9 миллион сумга арткан.

🔸Башкортстан казнасыннан акчаларның шактый өлеше сугышка тотыла. 2026 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру турында фәрман имзалаган иде.

🔸Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Ачык чыганакларга күрә, Башкортстанда түләү 2023 елның ноябрендә 100 мең сумнан башланган, соңрак 205 меңгә, 505 меңгә һәм 1,6 млн сумга кадәр арткан. 2025 елның июнендә ул 1 млн сумга кадәр киметелгән, ә 2025 елның декабрендә 500 мең сумга төшерелгән. 2026 ел башында 1 млн сумлык түләү яңадан кертелгән.

🔸Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 10 752 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 24, 2026Хокук яклаучылар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән бавыр яма…
  2. Sep 24, 2026Татар телен бушлай өйрәнү өчен булдырылган "Ана теле" онлайн-мәктәбендә хәзерге вакытта 9…
  3. Sep 24, 2026Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты Аның авторы – галимә Нәс…
  4. Sep 23, 2026Ат итен ашау төрле илләрдә ничек таралган? Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна…
  5. Sep 23, 2026Башкортстанда Андрей Назаров республика парламенты рәисе, Александр Шельдяев хөкүмәт башлы…
  6. Sep 23, 2026Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте Башкортстан күгендә барлыгы 20 дрон бәреп төшерелгә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →