Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 сентябрь. Белем көне котлы булсын! Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән. Ул газ сиптергән һәм аңа пычак белән ташланган. Бу хакта укучыларына сылтама белән блогер Алексей Аксютенко һәм "Төбәкара кеше хокуклары үзәге" мөдире Павел Пугачёв хәбәр итте. Укытучыга ярдәмгә бер ата-ана килгән һәм укучыны куып чыгарган. Аксютенко сүзләренчә, кыз шулай ук сыекча тутырылган шешә ташлаган. Дождь язуынча, биш укучы һәм ике өлкән кеше зыян күргән. 1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейканы үткәрүдән баш тартканнар.
🔸Русия дроннарының Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәрдә сигез кеше, өлкәдә өч кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә хакимияте хәбәр итә. Һөҗүм вакытында тимер юл депосы һәм «Укрзализница»ның башка корылмалары, биш катлы торак йорт һәм бер ширкәт зыян күргән.
🔸Русия дроннары Романия чигендәге Одесса өлкәсендә урнашкан "Орловка" паром үткәрү пунктына да һөҗүм иткән. Бу хакта Украина чик сакчылары хезмәте хәбәр итте. Дроннар үткәрү пункты бинасына һәм аның җирлегенә төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан.
🔸Русия финанс министры Антон Силуанов Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң беренче тапкыр G20 саммитында катнашты. Ул АКШ финанс министры белән "президент Доналд Трампның Украина тынычлык планы" турында фикер алышты.
🔸Русиядә 1 сентябрьгә чәчәкләр бәясе узган ел белән чагыштырганда 6–9%ка арткан. Бу хакта "Ъ" яза.
@azatliqradiosi
Post #31672
241
- 😱 1