TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31850 173
12 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугышка киткән

Башкортстанның элекке транспорт министры Тимур Мөхәммәтҗанов Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта 28 сентябрьдә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Мөхәммәтҗановны июльдә ришвәт алу эше нигезендә кырыс тәртипле колониядә 12 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткәннәр иде.

Хәбиров элекке түрә турында «Башкиравтодор» тирәсендәге хәлгә аңлатма биргәндә искә алды. Узган атна ахырында интернетта «Башкиравтодор»дан 251 миллион сум акча чыгарылган, соңрак бу акча Хәбировның Австриядә яшәүче туганнарына — кызы Светлана Градвольга (Gradwohl) һәм элекке хатыны Лариса Градвольга күчерелгән дигән материаллар таралды.

Хәбиров бу мәгълүматны «ялган» дип атады һәм аны «республика башлыгы буларак абруен төшерү» өчен тараталар дип белдерде.

— Бездә Тимур Рафисович [Мөхәммәтҗанов] белән шундый хәл булды. Хәтерлисезме, ул безнең Ространсны җитәкләде. Мин монда кычкырдым, тавыш күтәрдем, ә ул, баксаң, анда [рөхсәт]биреп утырган. Егетне утырттылар. Хәзер кулына корал тотып СВОда. Аллаһ бирсен, анда үлмәсен инде, әлбәттә, — дип китерә Хәбиров сүзләрен UTV.

Тикшерү мәгълүматынча, 2025 елда Мөхәммәтҗанов ике ышанычлы кешесе белән бергә «Техстрой» ширкәте җитәкчелегеннән акча таләп иткән. Бу акча йөк машиналарына юлларда рөхсәт ителгән авырлык һәм габарит нормаларыннан арттырып йөрүгә күз йому өчен бирелергә тиеш булган.

Эш материалларына караганда, ширкәт вәкиле арадашчыларга 450 мең сумны ике өлешкә бүлеп тапшырган. Гаепләнүчеләрне акча алган вакытта 2025 елның июнендә тоткарлаганнар.

2026 елның февралендә прокуратура ришвәт алуда арадашчылык итүдә гаепләнүче ике Уфа кешесенә карата гаепләүне раслаган. Тикшерү мәгълүматынча, алар Мөхәммәтҗанов белән килешеп, йөк ташу өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләрдән ришвәт алу схемасын эшләгән.

8 июльдәге мәхкәмә утырышында Мөхәммәтҗанов Украинадагы сугышка китәргә теләвен белдергән.
  • 🤡 3
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  2. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  3. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  4. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  5. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
  6. Sep 28, 2026Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьер…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →