TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31852 119
"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли

Русиянең Украинага каршы баскын сугышы бишенче ел дәвам итә. Башта бу хәлләр еракта, сугыш кырында кебек тоела иде, әмма сугыш һәр кешенең капкасына какты.

Азатлык сугыш кешеләрнең тормышын ничек үзгәртте дигән сорау белән төрле җирдә яшәүче татар-башкорт, төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр белән сөйләште һәм аларның фикерләре белән уртаклашырга булды.

Бүген без Татарстанда яшәүче ирнең фикерләре, хис-тойгылары белән танышырга тәкъдим итәбез.

Дамир (исемен үзгәрттек), аңа 49 яшь, Казанда яши. Кечкенә бизнесы бар, ул да үлеп бара, ди ул. Өч бала әтисе.

"Кешеләр эшкә йөри, кайта, ара-тирә концертлар да уза, кибетләр эшли дигәндәй, авылда бәрәңгеләр алынды. Шәхсән үземдә бернинди чын начар әйбер юк кебек. Әмма төпкә карап уйласаң, урыслар әйтмешли "уныние", күңел төшенкелеге, күңел бернигә дә үсми, өстән нидер баса, кыса. Бернинди плансыз, бернинди хыялсыз, бернинди теләксез өстерәлеп йөрим", ди ул.


Ир бәяләр артуына зарлана. Гади генә нәрсәләргә дә акча җитми ди:

"Мәсәлән, бу җәй нәрсәгә акча жәлләдем соң дип искә төшерәм: каен себеркесе бәйләргә шпагат җеп, аны алмадым. Кер элә торган җеп, искесе эленеп калды. Бензин пычкысы өчен чылбыр, косилка өчен диск, өй буярга пумала - берсен дә алмадым, чөнки кыйммәт. Сатып алган әйберләр бары тик азык-төлек. Иң гадиен, иң арзанын алам. Аннары үзең үстергән "подножный корм" белән өстисең, җәен шул чирәм чәйнәп йөрибез бит инде".


Ул шушы хәлләргә халыкның күнегүе турында да сөйли:

"Иң кызыгы - ничек без бөтен начарга бик тиз күнектек соң? Шаккаттам шуңа. Кеше начарга тиз күнегә, сыгылмалы икән дип аптырыйм. Бик күп кеше дәшми, бөтенләй ул темага авызын ачмый. Шартлы рәвештә аларны чын хәлләрне чамалаучылар, дип санарга кирәктер. Әмма чынында белмим, күпме тырышсам да, чамалап бетерә алмыйм кешеләрнең башында ни икәнен. Якынча булса да төшенә алмыйм. Менә шундый хәлләр, тоташ караңгылык"...


Дамирның сөйләгәннәрен безнең 👉 сайтта укыгыз.
Азатлык Радиосы "Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Сугыш кешеләрнең тормышын ничек үзгәртте?
  • 💯 3
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  2. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  3. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  4. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  5. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
  6. Sep 28, 2026Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьер…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →