Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды
Русия президенты Владимир Путин физик затларга илдән 1 миллион сумнан артык акчаны Евразия икътисади берлеге Е(АЭС) кергән илләргә — Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан һәм Кыргызстанга, шулай ук Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Азәрбайҗанга — кулакча алып чыгуны тыйды. Бу хакта Путинның 29 сентябрьдә имзаланган һәм басылып чыккан фәрманына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә бу илләргә сумнарны гомумән алып чыгу рөхсәт ителми.
Моңа кадәр 100 мең долларга тиң сумма, якынча 8,5 миллион сумга кадәр алып чыгарга ярый иде.
1 миллион сумнан артык акчаны бу илләргә халыкара һава аланнары аша гына, банк хисабыннан акча алынуын раслаучы банк өземтәсе яки башка документлар булганда алып чыгарга мөмкин.
2022 елның мартыннан Русиядән бер кешегә 10 мең долларга тиң суммадан артык чит ил валютасын алып чыгу тыелды.
Путин фәрманында күрсәтелмәгән илләргә 1 миллион сумнан артык булса да, декларация тутырган очракта, кулакча сумнар алып чыгарга мөмкин.
Post #31851
48
- ❤ 1