TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31853 158
Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган

Археологик истәлек Агыйдел елгасының сул ярында, Буаз-Күл авылы янында урнашкан. Аны «Баскүл III» дип атаганнар. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Авыл урынының мәйданы 0,7 һектар. Җирнең күп еллар буе сөрелүенә карамастан, белгечләр мәдәни катламның сакланып калган өлешен ачыклый алган.

Казу эшләре вакытында чүлмәкләре кисәкләре, төсле һәм кара тимердән эшләнгән әйберләр, сугыш балталары һәм ук очлары тапканнар. Табылдыклар арасында алтын йөгертелгән көмеш чигә бизәге, бронз каеш каптырмалары һәм Урал итәгендәге Роданово мәдәниятенә караган осталар ясаган йөзекләр дә бар.

Табылдыкларга нигезләнеп, белгечләр XI–XII гасырларда бу урында хуҗалык һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, ә авыл халкы сәүдә иткән дигән нәтиҗәгә килгән.

«Баскүл III» атамасы археологик истәлекнең урнашу урыны белән бәйле. Бу тирәдә моңа кадәр «Баскүл I» һәм «Баскүл II» дип аталган ике объект та табылган булган.
  • 👍 5
  • ❤ 4
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 30, 2026Европа Берлеге Рөстәм Миңнехановка чикләүләрне нигә хәзер кертте? Бу аңа ничек тәэсир итә…
  2. Sep 30, 2026Кремль Русиядә сәяси тоткыннар юк дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков Русия сәяси то…
  3. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  4. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  5. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  6. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →