Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 сентябрь. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔷Узган төндә Русия армиясенең Днепропетровски өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 13 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔷Белгород өлкәсендә дроннар барлыгы 18 торак пунктка һөҗүм итүе нәтиҗәсендә кичә җиде кеше яраланган. Бу хакта төбәкнең оператив штабы хәбәр итә. Брянски өлкәсендә бер хатын-кыз җәрәхәтләнгән дип белдерде төбәк башлыгы Егор Ковальчук.
🔷Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Германия хакимиятенең Берлиндагы "Русия йортын" ябу карарыннан соң Мәскәү, Петербур һәм Екатеринбурдагы Гете институты филиалларының эшен туктатачагын белдерде.
🔷Норвегия Украинаның "Нафтогаз" ширкәте таләбе нигезендә Шпицбергенда Русиянең "Профессор Молчанов" фәнни-тикшеренү корабын кулга алган.
🔷Татарстанда 2026 елда ашлык һәм кузаклы ашлык культуралары чәчү мәйданы 1,17 миллион һектарга кадәр кимегән. Бу 2025 ел белән чагыштырганда 8,4%ка азрак. Бу хакта Росстат хисабында хәбәр ителә.
@azatliqradiosi
Post #31686
279
- 👍 2
- 🤔 1