3 сентябрьдә сәяси тоткын Азат Мифтаховның иреккә чыгарына бер ел кала. Галимне азат итәргә чакыручы төркем Мифтаховның иреккә чыгуын көнләп санап көтә. Активистлар әлеге елны аңа теләктәшлек чаралар елы дип игълан итә. Азатлык Радиосы әлеге башлангыч хакында аның инициаторы Solidarité FreeAzat хәрәкәтенә нигез салучы француз активисты Мари-Лаэтиция Гаррик белән сөйләште.
"Без Азат Мифтаховны иреккә чыгаруга ирешер өчен бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштереп, Русия режимына басым ясарга кирәк дигән карарга килдек. Бу безнең башлангыч стратегия иде, һәм без аны әле дә дәвам итәбез. Без шулай ук Русиянең партнерлары булган илләрдә – мәсәлән, Бразилиядә, Көньяк Африкада һәм Һиндстанда – активистлар табарга кирәк дип карар кылдык. Никме? Чөнки алар барысы да БРИКС әгъзалары, ә Русия – аның бер өлеше. Без анда активистларны табу безгә бик кирәк дигән уйга килдек, чөнки Русия режимы үз-үзен демократия яклаучы итеп күрсәткән бу илләргә бер гаепсез кешене ни өчен тоткарлавын аклап бирә алмас иде", ди ул.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi