TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31684 304
✈️Төркиянең Pegasus Airlines һава ширкәте бүген Антальядан Уфага һәм Уфадан Антальяга очарга тиешле ике рейсны гамәлдән чыгарды

Бүген Уфа вакыты белән 05:35 сәгатьтә Антальядан Airbus A320 очкычының килеүе көтелгән. Ә 06:50 сәгатьтә кире рейс планлаштырылган булган.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Pegasus Airlines рейсларны Уфага гына түгел, Русиянең башка шәһәрләренә дә гамәлдән чыгарган. Шул ук вакытта 3 сентябрьдә башкарылырга тиешле очышлар Уфа һава аланы игъланнарында үзгәрмәгән.

Кайберәүләр очышларның гамәлдән чыгарылуын Украина президенты Владимир Зеленскиның 1 сентябрьдә Русиянең һава киңлегендә очышлар имин түгел дип белдерүе белән бәйләде.

Ул Русиягә дроннар һөҗүме артуын сәбәп итеп, чит ил һава ширкәтләрен кисәтте. Зеленский шулай ук Русия һава киңлегенең гражданлык авиациясе өчен ябылырга мөмкинлеген әйтте.

"Бүген без Русия һава киңлегеннән файдаланган һәр ширкәтне, һәр иминиятләштерүчене һәм һаман да Русиянең төп һава аланнарыннан файдаланган һәркемне кисәтергә телибез: Русия һава киңлеге тулысынча имин булмаган урынга әверелә", диде ул.
 
Шул ук вакытта Pegasus Airlines Русиягә рейслар җәдвәл буенча башкарылачак дип белдерергә ашыкты. 1нче һәм 2нче сентябрьдә рейсларның гамәлдән чыгарылуын һава аланының “техник һәм оператив сәбәпләр”е белән аңлатты.

@azatliqradiosi
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 30, 2026Кремль Русиядә сәяси тоткыннар юк дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков Русия сәяси то…
  2. Sep 30, 2026Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган Археологик истә…
  3. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  4. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  5. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  6. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →