TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31687 268
Николай Колесов "Русия боралаклары" җитәкчесе вазифасыннан китте: элек ФБК аның байлыгы турында тикшерү чыгарган иде  
 
Казан кешесе Николай Колесов "Русия боралаклары" җитәкчесе вазифасыннан китте. Рәсми рәвештә моның сәбәпләре аңлатылмый. Әмма "Бизнес Онлайн" басмасы чыганакларына таянып язуынча, Колесовның дәүләт ширкәте эчендәге кагыйдәләрне читләтүе низагларга китергән булуы мөмкин.

Шул ук вакытта Колесов җитәкләгән чорда “Русия боралаклары” һәм Казан боралак ширкәтенең берничә зур проекты гамәлгә ашырылды. Ширкәт бурычлар проблемын хәл итә алды.
 
Ләкин соңгы елларда Колесов исеме җитештерү күрсәткечләре белән генә түгел, аның гаиләсендәге мөлкәте турында чыккан хәбәрләр белән дә танылды. 2025 елда Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) Колесов һәм аның туганнарына бәйле дип саналган активлар турында тикшерү чыгарды. Фонд мәгълүматынча, әлеге мөлкәтнең гомуми бәясе якынча 14 миллиард сум тәшкил итә. Фонд белдерүенчә, кыйммәтле күчемсез милекләр, очкычлар һәм башка байлыклар Колесов балалары, апасы һәм элекке хатыны исеменә рәсмиләштерелгән. Тикшерүдә Испания, Гарәп Әмирлекләре, Кырым һәм Мәскәү тирәсендәге йортлар телгә алына.

2026 елның мартында Испаниянең El País басмасы Майорка утравында полициянең берничә виллада тентү үткәрүе турында хәбәр итте. Басма чыганаклары сүз Колесов гаиләсе белән бәйле булырга мөмкин күчемсез милек турында баруын әйтте.

Колесовлар – Татарстанда танылган эшмәкәрләр гаиләсе булды. Николай Колесовның улы – Александр "КАН АВТО" автодилер төркеме белән, ә кызы Анастасия "Татсоцбанк" белән идарә итте. Шулай ук улы Казан шурасы, кызы Татарстан дәүләт шурасы депутаты булды.

Николай Колесов тирәсендә коррупциягә бәйле гаепләүләр дә яңгырады, ләкин шуңа да карамастан ул җитәкче вазифаларында калды.

Тулырак 👉монда укыгыз
 
 @azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Николай Колесов "Русия боралаклары" җитәкчесе вазифасыннан китте: элек ФБК аның байлыгы турында тикшерү чыгарган иде Николай Колесов коррупция, байлыклары турында шау-шуларга карамастан, федераль дәрәҗәдә вазифада кала килде.
  • 🤬 4
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 30, 2026Европа Берлеге Рөстәм Миңнехановка чикләүләрне нигә хәзер кертте? Бу аңа ничек тәэсир итә…
  2. Sep 30, 2026Кремль Русиядә сәяси тоткыннар юк дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков Русия сәяси то…
  3. Sep 30, 2026Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган Археологик истә…
  4. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  5. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  6. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →