Дөнья күчмә халыклары Уеннары 2028 елда Татарстанда узачак
Бу хакта Бишкәктә VI Уеннарның тантаналы ачылышында Кыргызстан президенты Садыр Җапаров белдерде.
Аның сүзләренчә, Русия ягы Татарстанның Уеннарны кабул итүгә әзерлеге турында рәсми хат юллаган булган.
Бишкәктәге Уеннар ачылышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук анда Русия президенты Владимир Путин да булды.
Путин Бишкәктә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты утырышында Казанның 2028 елгы Уеннарны кабул итәргә әзер булуын әйтте.
▪️Беренче тапкыр Дөнья күчмә халыклары уеннары Кыргызстанда 2014 елда узды. Шулай ук соңрак аның Төркия, Казакъстанда да узганы булды.
▪️Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора.
📷Дөнья күчмә халыклары Уеннары ачылышы
@azatliqradiosi
Post #31675
292





- 🔥 5
- ❤ 3
- 👍 1
- 🤮 1