⚡️Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшен пычак белән яралаган
Башкортстанның Кушнаренко гимназиясендә дәрес вакытында тугызынчы сыйныфта укучы ике үсмер арасында низаг чыккан. Укучыларның берсе икенчесен пычак белән яралаган. Бу хакта Башкортстанның премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр итте.
Зыян күрүчене район хастаханәсенә китергәннәр. Аның гомеренә куркыныч янамый, дип язган түрә.
"Осторожно Новости" Telegram каналы язуынча, яраланган үсмергә операция ясала.
Килсенбаев сүзләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, низагка шәхси каршылыклар сәбәп булган.
▪️Кичә Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән иде.
@azatliqradiosi
Post #31682
284
- ❤ 2