TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31672 · Back to latest

Older Posts 8 shown
Post #31671 266
"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлегеннән Русия Дәүләт Думасына намзәт Айрат Гомәрбаевны сайлауда катнашудан төшергәннәр
 
Табиб-невролог Гомәрбаев сайлауга Чаллыдагы 34нче бермандатлы бүлгедән барган. Татарстан югары мәхкәмәсе бүген аны төшереп калдырган. Сәбәбе - Гомәрбаевның чит ил хиссәләренә ия булуы. 2022 елдан соң, санкцияләр сәбәпле ул хиссәләрне сата алмаган.

Намзәт хиссәләргә ия булуы турында сайлау комиссиясенә үзе белдергән һәм сата алмавын дәлилләгән. Ләкин Чаллының сайлау комиссиясе аны мәхкәмәгә шикаять иткән. Карарны Югары мәхкәмә рәисе урынбасары Эдуард Каминский чыгарган.

“Бу мәхкәмә эшләренең барысы да бер нәрсә турында сөйли — тынычлык, утны туктату турында килешү, ирек һәм имин тормыш яклы булган безнең намзәтләрне сайлауларга кертүдән куркалар...

Без күңел төшенкелегенә бирелмибез һәм калган намзәтләр белән ТЫНЫЧЛЫК өчен эшебезне дәвам итәбез”, дип язган Гомәрбаевның фикердәше Софья Федорова Instagram битендә.

📷"Яблоко" фиркасе

@azatliqradiosi
  • 🤬 15
  • 🤔 1
  • 🕊 1
Post #31664 758
Русия думасына сайлау: кемгә тавыш бирүнең аермасы бармы?

Азатлык парламентка дәгъва итүче фиркаләрнең програмнарына күз салды һәм сәясәт белгече белән сөйләште.

Фиркаләр програмнарында ниләр әйтелгән? 👉 Безнең күзәтүдә укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 🔥 1
  • 🥱 1
Post #31663 250
Ике кырымтатар “дәүләткә хыянәттә” гаепләнә

Кырымтатар Энвер Чауш и Муслим Мамбетов 20 айдан артык Акмәчетнең икенче санлы Тикшерү изоляторында «инкоммуникадо» (кешене тышкы дөнья белән элемтәдән мәхрүм итеп, туганнары, адвокаты яки башка кешеләр белән аралаштырмау – ред) статусында тотылганнар. Бу хакта Кырым ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариевка сылтама белән “Крым.Реалии” хәбәр итә.

Бариев белдерүенчә, ир-егетләрне 2024 елның 25 декабрендә тоткарлыйлар. Аларның ата-аналары төрле җирләргә мөрәҗәгать итә һәм хәтта чара күрмәүдә гаепләп ФСБны мәхкмәгә дә биреп карый, әмма Русия хакимиятләре югалган кырымтатарларның тикшерү изоляторында тотылуын бары тик 2026 елның 18 августында, мәхкәмә утырышыннан соң гына, раслый.

Хокук яклаучының сүзләренә караганда, туганнары аларны Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе ишегалдында бары тик челтәр аша гына кыска вакытка күрә алган. Конвой бинага алып кергән чакта гына күреп өлгергәннәр. Икесенең дә өстендә 2024 елның декабрендә үткәрелгән тентүләрдән соң тоткарланган вакыттагы киемнәре булган.
 
Икесенә дә Русия Җинаять кодексының 275 нче маддәсе (дәүләткә хыянәт) гаепләве белдерелгән. Тикшерү белдергән мәгълүматка күрә, алар имеш Украина махсус хезмәтләренә мәгълүмат тапшырган һәм акча күчергән.

Мамбетовка карата чикләү чарасы 2026 елның 28 августында билгеләнгән, Чаушка карата утырыш 2 сентябрьдә узачак.

Чаушка – 26 яшь. Тоткарланганда 24 яшь булган. Мамбетовка – 23 яшь. Аңа тоткарланганда 21 яшь иде. Икесе дә тумышы белән Кизләүдә (Евпатория) кырымтатарлар укмакшып яшәгән «Исмаил-Бей» районыннан.

Энвер Чауш өйләнгән. Ул сак астында тотылган арада аның ике дәү әтисе дә вафат булган.

@azatliqradiosi
  • 😢 2
Post #31662 256
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔸Белгородка ракет һөҗүме нәтиҗәсендә бер ир-ат һәм бер яшүсмер һәлак булган. Төбәк башлыгы Александр Шуваев белдерүенчә, тагын 16 кеше җәрәхәтләнгән, аларның тугызы - үсмерләр.

🔸АКШ хәрбиләре Иранның Ларак утравындагы ике ракет җайланмасына һөҗүм итте. АКШ Үзәк хәрби идарәсе вәкиле белдерүенчә, Иран көчләре һормуз бугазына диңгез миналары урнаштыру өчен ракетлар җибәрергә әзерләнгән булган. Иран дәүләт медиалары хәрбиләр һәм тыныч халык арасында зыян күрүчеләр барлыгын белдерде. Соңрак Иранның ислам инкыйлабы сакчылары Үрдүндәге АКШның ике хәрби һава ныгытмасына ракетлар һәм дроннар белән һөҗүм ясавын әйтте.

🔸Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфа һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Шулай ук таң белән Татарстанда, аерым алганда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски һәм Зәй шәһәрендә дә дрон һөҗүме тәртибе гамәлдә булды. Хәзер чикләүләр алынды.

🔸Кичә Төньяк Кыпрыстанда диңгездә паром батуы нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше һәлак булган. Бу хакта BBC яза. Гирне шәһәреннән Мерсинга юл тоткан корабта 267 кеше булган. Ким дигәндә 20 кешене эзләү әле дә дәвам итә.

🔸Татарстандагы сайлау комиссиясе чит ил хиссәләре аркасында "Яблоко" фиркасеннән Русия Дәүләт Думасына намзәт Айрат Гомәрбаевны сайлаудан төшерүне таләп итә. Мәхкәмә утырышы бүген булачак. Гомәрбаев санкцияләр сәбәпле, әлеге хиссәләрне сата алмавын әйтә.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • ❤ 1
Post #31661 471
Бүген Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Парижның Республика мәйданында пикет уздырды.

Ул 30 август — Татарстанның Суверенитеты турында Декларацияне кабул итү көненә багышланды

"Бүген бөек бәйрәм. 36 ел элек татар халкы бәйсез дәүләт төзү юлына басты. Бу авыр юлда зур җиңүләр дә, артка чигенүләр дә булды", ди Зәкиев.

Аның сүзләренчә, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев байлыкка сатылды һәм нәтиҗәдә татар халкы дәүләтсез калды.

"Бүгенге көндә Татарстан Украинага каршы җинаятьчел сугыш өчен Мәскәүгә акча җибәрүче һәм татар ир-егетләрен корбан итүче колония. Бу хурлыклы хәл озакка сузылмас", ди Зәкиев.

@azatliqradiosi
  • 👍 10
  • ❤ 5
  • 🙏 3
Post #31654 260
Краснодарда дрон һөҗүменнән соң тумышы белән Уфадан булган 16 яшьлек кыз һәлак булган

Фаҗига 24 август көнне була. Ул көнне Краснодарга дроннар һөҗүм итә. Һәлак булучылар арасында 16 яшьлек кыз да була.

Туганнары сүзләренчә, җәй көнне ул авыр яшүсмерләр өчен булдырылган балалар тернәкләндерү үзәгендә яшәгән.

Mkset Telegram каналы язуынча, фаҗигадән соң туганнарына мәетне Уфага җибәрергә вәгъдә итсәләр, соңрак бары тие 50 мең сум гына бүлеп бирә алачакларын хәбәр иткәннәр.

Һәлак булган кызның туганнары әйтүенчә, мәетне Уфага кайтару өчен транспорт чыгымнары 125 мең сум тирәсе тәшкил итә. Хәзерге вакытта кызның апасы моның өчен акча җыю игълан иткән.

@azatliqradiosi
  • 🥱 3
  • 😢 2
Post #31650 285
Казанда Олимпия чемпионы, татар кызы Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу мәктәбе ачылды

Үзәк үзе 27 август көнне ишекләрен ачкан иде.

Элегрәк үзәк үзе түгел, ә бары аңа караган мәктәп кенә Алинә исемен йөртәчәге билгеле булды.

Фигуралы шуу үзәгенең мәйданы - 6 мең квадрат метрдан артык. Монда ясалма бозлы һәм 252 урынга исәпләнгән боз аренасы, күнегүләр һәм тренажер вә ике хореография залы, кардиокүнегүләр урыны, шулай ук програмнардагы элементларны шомарту өчен махсус зал җиһазландырылган.

Алинә Заһитова 2018 елда Пхенхчанда Олимпия чемпионы булды.

Ул 2002 елда Ижауда туган. Алинә татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы.

@azatliqradiosi
  • ❤ 5
  • 🤮 1
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →