TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31663 250
Ике кырымтатар “дәүләткә хыянәттә” гаепләнә

Кырымтатар Энвер Чауш и Муслим Мамбетов 20 айдан артык Акмәчетнең икенче санлы Тикшерү изоляторында «инкоммуникадо» (кешене тышкы дөнья белән элемтәдән мәхрүм итеп, туганнары, адвокаты яки башка кешеләр белән аралаштырмау – ред) статусында тотылганнар. Бу хакта Кырым ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариевка сылтама белән “Крым.Реалии” хәбәр итә.

Бариев белдерүенчә, ир-егетләрне 2024 елның 25 декабрендә тоткарлыйлар. Аларның ата-аналары төрле җирләргә мөрәҗәгать итә һәм хәтта чара күрмәүдә гаепләп ФСБны мәхкмәгә дә биреп карый, әмма Русия хакимиятләре югалган кырымтатарларның тикшерү изоляторында тотылуын бары тик 2026 елның 18 августында, мәхкәмә утырышыннан соң гына, раслый.

Хокук яклаучының сүзләренә караганда, туганнары аларны Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе ишегалдында бары тик челтәр аша гына кыска вакытка күрә алган. Конвой бинага алып кергән чакта гына күреп өлгергәннәр. Икесенең дә өстендә 2024 елның декабрендә үткәрелгән тентүләрдән соң тоткарланган вакыттагы киемнәре булган.
 
Икесенә дә Русия Җинаять кодексының 275 нче маддәсе (дәүләткә хыянәт) гаепләве белдерелгән. Тикшерү белдергән мәгълүматка күрә, алар имеш Украина махсус хезмәтләренә мәгълүмат тапшырган һәм акча күчергән.

Мамбетовка карата чикләү чарасы 2026 елның 28 августында билгеләнгән, Чаушка карата утырыш 2 сентябрьдә узачак.

Чаушка – 26 яшь. Тоткарланганда 24 яшь булган. Мамбетовка – 23 яшь. Аңа тоткарланганда 21 яшь иде. Икесе дә тумышы белән Кизләүдә (Евпатория) кырымтатарлар укмакшып яшәгән «Исмаил-Бей» районыннан.

Энвер Чауш өйләнгән. Ул сак астында тотылган арада аның ике дәү әтисе дә вафат булган.

@azatliqradiosi
  • 😢 2
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 30, 2026Кремль Русиядә сәяси тоткыннар юк дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков Русия сәяси то…
  2. Sep 30, 2026Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган Археологик истә…
  3. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  4. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  5. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  6. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →