"Көнбатыш тәэсирен юкка чыгару": Украинага каршы сугыш Русия мәгарифен үзгәртте
Бүген 1 сентябрь - Белем көне. Татарстанда барлыгы 512 мең, Башкортстанда 502 меңгә якын укучы мәктәпкә китте. Быел мәгариф системына шактый гына яңалыклар кертелде. Русиянең Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр очраклы яки вакытлы чаралар гына түгел, ә дәүләт сәясәтенең системлы өлеше булуы ачык күренә. Яңалыклар мәктәп һәм югары белем бирү системын тулысынча яңача формалаштыруга юнәлтелгән. Уку йортлары хәзер үсеп килүче буын өстеннән идеологик контроль урнаштыру коралына әверелә.
Мисал өчен Русия мәктәпләрендә җәмгыять белеме дәресен укыту да кыскарды. Ул 9-11нчы сыйныфларда гына калды.
"Җәмгыять белеме — укучыларны аңлы ватандашлар, үз хокукларын белгән һәм аларны яклый алган кешеләр буларак үстерүдә иң мөһим урын алган дәрес ул. Хәзер мәктәп програмыннан ул алып атыла икән, димәк, аларны шулай итеп үстерергә теләмиләр дигән нәтиҗәгә килеп була.
Соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты
Беләсезме, аеруча соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты. Дәрестә "хокукый дәүләт" кебек төшенчәләр өйрәнелә, автократия, тоталитаризм кебек күренешләр карала, бу укучыларда, әлбәттә, күп сораулар тудыра бит. Укучыларда үз дәүләте турында мондый "кирәкмәгән" сораулар тумасын өчен эшләнәдер бу эш", дигән иде Азатлык Радиосына Татарстан мәктәпләренең берсендә җәмгыять белеме һәм тарих укыткан Искәндәр.
Чит тел дәресләре дә кыскара, аның урынына "Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дәресләрен укый башлаячаклар.
Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде, тагын бер искә төшереп узабыз.
@azatliqradiosi
Post #31674
242
- 🔥 2
- 💯 2
- 😢 1