TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31863 116
Пермьдәге колониядән «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән Идел Кәримов иреккә чыккан.

Ул җәзасын тулысынча үтәгән.

«Если б не было войны» активистлар проекты исәпләвенә караганда, Кәримовның төрмәдә тотылган вакытын да исәпкә алып, җәза срогы якынча 26 сентябрьдә тәмамланырга тиеш булган. «Поддержка политзеков. Мемориал» хокук яклау проекты сайтындагы аның эше турындагы белешмәдә азат ителү датасы 25 сентябрь дип күрсәтелгән.

2025 елның 21 октябрендә Тольяттидагы Автозавод районы мәхкәмәсе Идел Кәримовны «киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу» һәм «хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану» маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм аны өч ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Кәримов 1988 елның 19 сентябрендә Башкортстанның Зианчура районы Байдәүләт авылында туган. Тоткарланганчы ул шул ук районның Новопавловка авылында яшәгән. Ир өйләнгән, аның балигъ булмаган баласы бар.

🔸 «Idel.Реалии» исәпләвенчә, мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән кимендә 29 кешене колонияләрдән азат иткән. Моннан тыш, Идел Кәримовны да кертеп, биш хөкем ителүче мәхкәмә билгеләгән җәза мөддәтен тулысынча үтәп иреккә чыккан. Ике хөкем ителүчегә — Айрат Әхмәтов һәм Мөнир Исәнгилдинга — мәхкәмәләр җәзаны җиңеләйтүдән баш тарткан.
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
  2. Oct 1, 2026Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара Русия Маҗарстан…
  3. Sep 30, 2026Европа Берлеге Рөстәм Миңнехановка чикләүләрне нигә хәзер кертте? Бу аңа ничек тәэсир итә…
  4. Sep 30, 2026Кремль Русиядә сәяси тоткыннар юк дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков Русия сәяси то…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →