Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара
Русия Маҗарстанның Мәскәүдәге илчелеге, шулай ук Казан һәм Петербурдагы баш консуллык хезмәткәрләрен илдән чыгара. Бу Будапештның Русия дипломатларына Маҗарстаннан китү таләбенә җавап буларак эшләнә. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Министрлыкта бүген Русиядәге Маҗарстанның вакытлыча ышанычлы вәкиле Габор Герчичны министрлыкка чакыртуларын белдерделәр.
Дипломатлар илдән ике атна эчендә китәргә тиеш.
Сентябрьдә Маҗарстан хөкүмәте Будапешттагы Русия илчелегенең 10 хезмәткәрен илдән чыгару турында карар кабул итте. Хакимият аларның эшчәнлеген дипломат статусы белән туры килми дип саный.
Быел Маҗарстанда хакимият алышынды — Виктор Орбан урынына хөкүмәтне Петер Мадьяр җитәкли башлады. Аның Украинага карата позициясе дә башка. Ул Украинадагы маҗар азчылыгының хокуклары яхшыртылган очракта илнең Европа Берлегенә керүен хупларга вәгъдә итте.
Маҗарстанның саклану министры Ромулус Русин-Сенди яңа хөкүмәтнең «Русия алдында ишекне ябып куярга» җыенуын, шулай итеп НАТО һәм Европа Берлеге беректәшлеренең Маҗарстанга кабат ышана башлавын теләвен белдерде.
Post #31864
133