25 август, сишәмбе көнне ”Азатны коткару” комитеты Сен-Дени мэры Балли Багайоко белән очрашты
Мэр Азат Мифтаховка тулы теләктәшлек белдергән.
Solidarité FreeAzat хәбәр итүенчә, очрашуда LDH, Libre Pensée, Solidaires, Réseau Bastille һәм RESU оешмалары вәкилләре катнашкан. Бу оешмалар белән берлектә мэр Азат Мифтаховны яклап уздырылачак зур чараларга катнашырга әзерлеген белдергән.
Әлеге очрашу хакында мэр (фотода уңнан беренче) үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Ул Мифтаховны бөек математик һәм сәяси тоткын дип атый, мәхкәмәләр барышында хокук бозуларга, математикны ирексезлектә җәзалауларга борчылуын белдерә. Азатны яклау максатына ирешүдә үз ярдәмен күрсәтәчәген һәм үз челтәрләрен мобилизацияләп, бу таләпнең ишетелүен тәэмин итәчәген әйтә.
▪️Инде сигез ел төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сораган иде.
Бу хакта Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылды.
Фото:Facebook
@azatliqradiosi
Post #31688
276

- ❤ 5
- 🔥 3
- 👍 1