TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31690 284
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Стәрлетамакка дрон һөҗүме булган. Украин телеграм-каналлары "Авангард" ширкәтендә янгын чыккан дип хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы Башкортстан күгендә дроннар бәреп төшерелде диде, ләкин аларның төгәл кайда очулары әйтелмәде.

🔹Белгород өлкәсенә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, алты кеше яраланган, дип хәбәр итте җирле хакимият.

🔹Запорожье һәм Одесса өлкәләренә Россия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган, дип хәбәр итте төбәк хакимиятләре. Шулай ук торак йортлар һәм машиналарга зыян килгән.

🔹Август аенда федераль казнаның нефть-газ керемнәре 424 миллиард сумга кадәр кимегән — бу гыйнвардан бирле иң түбән күрсәткеч, дип яза «Коммерсант» финанс министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән. Бу июль күрсәткеченнән 55 процентка, узган елның августыннан 16 процентка кимрәк. Гыйнвар-август айларында керемнәр еллык чагыштыруда 17 процентка кимегән.

🔹Европа Берлеге русияләргә туристик визалар бирүгә һәм Русия дипломатларының хәрәкәтенә яңа чикләүләр кертү мәсьәләсен тикшерәчәк, дип хәбәр итә Bloomberg чыганакларына сылтама белән. Шулай ук «күләгә флоты» корабларына һәм Русия армиясе белән бәйле якынча 1600 кешегә һәм ширкәткә карата санкцияләр кертү мөмкинлеге дә карала.

🔹Германиядә полиция Төньяк Рейн-Вестфалиядә электр челтәрләренә диверсия ясарга омтылышны тикшерә, дип яза Bild. Дормаген шәһәрендәге подстанция янында кулдан ясалган шартлаткычка охшаган җайланма табылган. Полиция фикеренчә, кемдер кыска ялганыш китереп чыгарырга тырышкан.

🔹Непалда коткаручылар бозлык шуышканнан соң тугыз көн үткәч, исән калган ике эшчене тапкан, дип хәбәр итә Reuters. Алар Трисули елгасындагы гидроэлектр станциясе тоннелендә булган. 26 августтагы каза нәтиҗәсендә 1200дән артык кеше һәлак булды, тагын якынча 900 кеше тоннельләрдә калырга мөмкин.
  • ❤ 3
  • 👍 2
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 30, 2026Европа Берлеге Рөстәм Миңнехановка чикләүләрне нигә хәзер кертте? Бу аңа ничек тәэсир итә…
  2. Sep 30, 2026Кремль Русиядә сәяси тоткыннар юк дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков Русия сәяси то…
  3. Sep 30, 2026Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган Археологик истә…
  4. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  5. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  6. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →