Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 сентябрь. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Сишәмбегә каршы төндә АКШ Иранга берничә һөҗүм ясады. Тәһран җавап итеп Үрдүн, Бәхрәйн һәм Күвәйттагы американ хәрби ныгытмаларына ракетлар белән һөҗүм итте. CNN хәбәр итүенчә, бер айдан артык дәвам иткән тынлыктан соң, дүшәмбегә каршы төндә ике арада тагын атышлар башланды.
🔸Русия армиясенең Одессага һөҗүмендә сигез кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак белдерүенчә, дрон 24 катлы торак йортка төшкән.
🔸Белгород өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган. Бу хакта өлкәнең оператив штабы белдерә.
🔸Германиянең Аугсбург шәһәре үзәк вокзалында шартлау булган. Бу хакта җирле полиция хәбәр итә. Ике кеше җиңелчә яраланган. Вокзал тирәсен полиция уратып алган, әмма поездлар хәрәкәте дәвам итә.
🔸Германия хакимияте Русияне Лейпциг һава аланында дроннар кулланып диверсия ясарга омтылуда гаепләде. Моңа җавап итеп, тышкы эшләр министры Йоханн Вадефул Русиянең Бонндагы консуллыгын һәм Берлиндагы "Русия йортын" ябарга боерык бирәчәген белдерде.
🔸Мари Иленең татарлар яши торган Бәрәңге районындагы Ләшбирде авылында яңа мәчет сафка баскан. «Ислам в Марий-Эл» хәбәр итүенчә, гыйбадәт йорты 1930нчы елларда юк ителгән мәчет урынына салынган.
@azatliqradiosi
Post #31681
312
- ❤ 6