TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.6K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31148 · Back to latest

Older Posts 20 shown
Post #31147 675
Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оешуга - 30 ел

Татарстанның Тарих институтына 1996 елда республиканың беренче президенты Миңтимер Шәймиев карары белән нигез салынды.

1997 елның 17 февралендә институтка юридик статус бирелде.

2002 елда аңа күренекле тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде.

Институтның төп хезмәте — җиде томлы "Татар тарихы". Ул инглиз теленә дә тәрҗемә ителде.

Шулай ук институт ел саен дистәләрчә китап бастырып чыгара, татар халкы тарихы турында видеолар ясап, популярлаштыра.

Тарих институты абруйлы фәнни үзәк булып тора, ул татар тарихын һәм мәдәниятен, Татарстан халыклары мирасын өйрәнүдә мөһим эш алып бара.

Башта институт мөстәкыйль оешма булса, соңрак ул Татарстан фәннәр академиясенә кушылырга мәҗбүр була.

@azatliqradiosi
  • ❤ 9
  • 👍 5
Post #31146 371
Казан мэриясе бушлай татар теле курсларын оештыруны дәвам итә

15 июньдә Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана. Бу эшне Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәм белән Казан мэриясе оештыра, диелә мэрия хәбәрендә.

Курслар Казанның башкарма комитеты бинасында атнага бер тапкыр ике сәгать барачак. Ике төркем оештыру планлаштырыла: татар телен өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен.

Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен аларга гариза бирү кирәк.

🔸Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.

Тулырак👉 монда укыгыз

@azatliqradiosi
Radio Free Europe/Radio Liberty Казан мэриясе бушлай татар теле курсларын оештыруны дәвам итә
  • 👍 6
Post #31145 374
Түбән Камадагы йортка эләккән дрон татар театры артистларының фатирларын һәм машинасын җимергән

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артислары Нурсәнә белән Алмаз Хөсәиновларның фатиры җимерелгән. Йорт ишегалдында торган машина өстенә бетон плитә килеп төшкән, ул да җимерелгән.

Гаилә документларын һәм мөһим кирәк-яракларын гына алып өлгергән, диелә татар артистларының хезмәттәшләре тараткан хәбәрдә.

Әлеге вакытта гаилә махсус аланда урнаштырылган, диелгән.

Хөсәиноваларның гаиләсенә матди һәм рухи ярдәм кирәк дип әйтелә.

Нурсанә белән Алмаз Хөсәиновлар икесе дә Түбән Кама театрында 2014 елдан бирле эшли.

Бу 12 катлы йортта күбесенчә бюджет системында эшләүчеләр, социаль ипотека түләп торучылар яшиләр.

Кичә җибәрелгән дроннар ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК нефть эшкәртү ширкәтләренә дә эләкте.

Украина корллы көчләре Русиядәге стратегик ширкәтләргә даими рәвештә һөҗүм итеп тора. Бу Русиянең Украинага ясалган һөҗүмнәренә җавап итеп эшләнә.

Тулырак👉 монда
  • 😢 7
  • 🤬 4
  • 😁 1
  • 🤯 1
  • 🎉 1
  • 😡 1
Post #31144 381
Татарстан халыклары ассамблеясен федерал оешмага кушарга тырышалар. Республика оешмасы Русия халыклары ассамблеясенә кушылмаган бердәнбер шундый оешма булып кала

Русия хөкүмәтенең милли сәясәтне гамәлгә ашыру турында еллык хисабында Татарстан да телгә алынган. Русия думасына җибәрелгән әлеге хисапта республика, Русия халыклары ассамблеясе вертикаленә кушылырга ашыкмаган бердәнбер төбәк буларак күрсәтелә.

Бу оешманы Дагыстанның элекке башлыгы һәм думадагы «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев җитәкли.

Русия президенты фәрманы белән 2020 елда төзелгән әлеге оешманың бүгенгә кадәр Татарстанда төбәк бүлеге ачылмаган.

Русия думасының милләтләр эшләре комитетындагы чыганак Бизнес онлайнга сөйләгәнчә, Татарстан хакимиятенең бу мәсьәләдә ачык карашы бар. 1992 елда төзелгән Татарстан халыклары ассамблеясе нәтиҗәле эшли һәм федераль оешманың беректәше булырга, әмма аның бүлекчәсе булмаска тиеш. Ассамблея рәисе булып күптән түгел генә Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе вазифасыннан киткән Фәрит Мөхәммәтшин тора.

Бизнес онлайнга сөйләшкән Русия халыклары ассамблеясе вәкиле дә Татарстан оешмасының федераль структура белән хезмәттәшлек итүен раслаган. Әмма юридик яктан яңадан теркәлергә ул ашыкмый икән.

«Әлбәттә, юридик яктан ул Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге булып рәсмиләшсә, уңайлырак булыр иде. Монда бернинди куркыныч та юк. Татарстан федерация яклы, барысы да тәртиптә, әмма үзенчәлекләр бар», дигән чыганак.

Татарстан халыклары ассамблеясе шурасы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин исә оешманың федераль структура эшчәнлегенә "тулысынча кушылганын" белдергән. "Юридик статус - иң мөһиме түгел", дигән ул.

Күптән түгел Татарстан Яузчылар берлеге федераль вертикальгә кушылды. Ул да Русия берлегенә кушылмаган соңгы язучылар оешмасы иде. Берничә ел дәвамында барган "кыстаулардан" соң Татарстан берлеге карышмый гына үзәк оешмасына кушылып куйды.
  • 🤬 8
  • 🤔 1
Post #31143 367
35 ел элек Татарстан халкы беренче президентын сайлады.

Шул ук көнне Русия президенты сайлавы да узды, ләкин анда татарстаннарның нибары 36% катнашты.

Татарстан президенты өчен тавыш бирергә сайлаучыларның 63,5% килә.

Миңтимер Шәймиев 70тән артык процент казана.

Ул сайлаулар ничек узды? Азатлык видеосын карагыз

YouTube уңайлы булса: https://www.youtube.com/watch?v=GgeFEbBvOU8
  • 🔥 12
Post #31142 375
Казан саммитка әзерләнә: чикләүләр һәм күчерелгән чаралар

17 июньдә Казанда Русия АСЕАН (Азия Көньяк-Көнчыгыш дәүләтләре берлеге) саммиты башлана. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, бу Русиядә, шул исәптән Татарстанда БРИКС-тан соң иң зур халыкара чара булыр дип көтелә. Казанга Русия башлыгы Владимир Путин да килә диләр.

Соңгы атналарда Татарстан хакимияте саммитка әзерлек чараларын зур тырышлык белән алып бара. Чара көннәре якынлашыр алдыннан таләпләр кырысланды. Бу беренче чиратта җирле халыкка кайбер авырлыклар да тудырды:

🚫 Студентларны тулай тораклардан чыгардылар.

🚫 Камал театрында бөтен спектакльләр алынды, акча кире кайтарылачак, ә "Нәүрүз" фестивален башка театрга күчерделәр.

🚫Алай гына да түгел, Камал театры тәрәзәләренә күренми торган пленка ябыштырганнар

🚫 Төрле урамнарда төрле вакытта машина йөрү чикләнә

🚫 Берничә урында, шул исәптән кунакханәләрдә, Казан һава аланында хәмер сату чикләнә

Мондый чараларның уңай яклары бармы соң?

✅ Юллар төзекләнә, шәһәр чистара

✅ Казанның халыкара абруы арта

👉 Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

❓Сез саммит китергән чикләүләрне күрәсезме, әллә уңай якларына игътибар итәсезме?
Radio Free Europe/Radio Liberty Казан саммитка әзерләнә: чикләүләр һәм күчерелгән чаралар
  • 🤪 3
  • ❤ 1
  • 😐 1
Post #31141 356
Түбән Камада торак йортка дрон бәрелүе нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән.

Өч кеше зур стресс кичергән, берсенең яңагына кыйпылчыклар эләккән, диелә.

Baza язуынча, дрон 12 катлы торак йортка эләккән.

Татарстан президенты бер ширкәткә дә һөҗүм булуын таныды, ләкин аның исемен атамады.

Бер украин каналы хәбәренчә, дрон Танеко нефть эшкәртү ширкәтенә төшкән.

Шәһәрдә киңкүләм чаралар туктатылды. Ә илдә бүген Русия көне бәйрәм ителәсе иде.

Украина хәрбиләре Танеко һәм Таиф-НК ширкәтләренә һөҗүм ясавын раслады.

Украина корллы көчләре Русиядәге стратегик ширкәтләргә даими рәвештә һөҗүм итеп тора.

Бу Русиянең Украинага ясалган һөҗүмнәренә җавап итеп эшләнә.
  • 🔥 4
  • 😢 2
  • 💔 2
Post #31140 336
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Түбән Камада дрон күпфатирлы йортка килеп бәрелү аркасында өч кеше яраланган.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген иртән республиканың Кама аръягы районнарына дрон һөҗүме ясалган.

Миңнеханов шулай ук кайбер ширкәтләргә һөҗүм булуын әйтте, әмма исемнәрен атамады. Аның сүзләренчә, җитештерү эшчәнлеге туктатылмаган. Түбән Камада барлык киңкүләм чаралар кичектерелә.

🔹Украинадагы Telegram-каналлар "Тольяттикаучук" ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр итә. Вячеслав Федорищев Самара өлкәсенә дроннар һөҗүм иткәнен раслаган. Аның сүзләренчә, һәлак булучылар да, җәрәхәтләнүчеләр дә юк.

🔹Брянски өлкәсен һөҗүм аркасында ике кеше һәлак булган, дип хәбәр итә хакимият вәкилләре. Тагын ике кеше яраланган диелә.

🔹Сумы өлкәсендә дрон һөҗүменнән соң бер хатын-кыз һәлак булган, тагын берсе җәрәхәтләнгән.

🔹Доналд Трамп янә Иран белән тиз арада тынычлык килешүе төзеләчәк дип белдерде. Тәһрән нинди дә булса килешүгә ирешү турындагы хәбәрләрне кире кага.
  • ❤ 2
Post #31139 336
Уфа университеты Кытайда институт ачты

Кытайның Чанчжоу шәһәрендә Уфа фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ) Чанчжоу университеты белән берлектә тантаналы төстә Русия-Кытай институтын ачты. Бу хакта UTV телеграм-каналы яза.

Уку быел сентябрьдә башланачак. 240 кытай студенты дүрт юнәлеш буенча белем алачак: "Материаллар белеме һәм материаллар технологияләре", "Химик технологияләрдә, нефть-химиядә һәм биотехнологиядә энергия- һәм ресурс саклаучы процесслар", "Технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру", "Мәгълүмати системаларның математик тәэминаты һәм администрлаштыру". Русия һәм Кытай студентлары ике университетның алдынгы галимнәреннән иң заманча, иң югары дәрәҗәдәге белем алу мөмкинлегенә ия булачак дип ышандыралар.

Шулай ук күптән түгел Татарстан белән Кытайның Шаньдун вилаяте Русия-Кытай перспектива технологияләре университетын ачу турында килеште. Әлеге карарны Пекинда Русия президенты Владимир Путин белән Кытай башлыгы Си Цзиньпин имзалады. Әлеге проект 2027 елда гамәлгә керергә тиеш. Университетта ике яктан да берничә мең студент белем алачак диелә.

Шандунь – Кытай халык республикасының күп кешеле һәм иң бай провинцияләренең берсе. Татарстанда эшләп килүче Haier көнкүреш техникасы җитештерү ширкәте нәкъ шунда урнашкан. Шаньдунда элек Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та булган иде.

▪️Мәскәү бөтен төбәкләргә, шул исәптән икътисады югары булган Татарстанга да Кытай белән элемтәләрне ныгытырга, икътисади бәйләнешләрне арттырырга куша. Миңнеханов Кытайдагы ширкәтләр һәм дәүләт оешмалары белән күптәннән якыннан эш итә. Татарстанда Кытай проектлары да гел артып тора. Бу мөселманнарны борчуга сала, чөнки Синҗан төбәгендә татарларның, уйгырларның, башка мөселман халыкларының хәлләре бик аяныч.

@azatliqradiosi
Telegram Телеканал UTV 🇷🇺🇨🇳Уфимский вуз открыл институт в Китае. Выпускники получат дипломы обеих стран В городе Чанчжоу состоялась официальная церемония открытия Совместного института Уфимского университета науки и технологий и Университета Чанчжоу. Учеба начнется в сентябре…
  • 😁 3
  • 🤮 1
Post #31138 310
Русиядә “Талибанны” тәнкыйтьләгән өчен 19 яшьлек егетне штрафка тартканнар

Дондагы Ростовның Октябрь районы мәхкәмәсе нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 19 яшьлек Егор Акатушевка 10 мең сум штраф салган. Аның “Вконтакте”да Әфганстан белән сәүдә хезмәттәшлеге турындагы яңалык астында калдырган комментарие Русия белән Әфганстан арасында нәфрәт уяту дип бәяләгәннәр. Шулай ук ул мигрантларга каршы көч куллануга чакыруда да гаепле дип танылган.

"Осторожно, новости" язуынча, бу “Талибан” хәрәкәте турында тискәре фикер әйтү өчен чыгарылган беренче штраф. 2025 елны Русия югары мәхкәмәсе әлеге хәрәкәтне террор оешмасы исемлегеннән чыгарды.

Моңа кадәр киресенчә Русиядә еллар буе террор оешмасы саналган “Талибан”ны яклаган өчен җәзага тартып килделәр. Мисал өчен журналист Надежда Кеворкованың эше шуңа бәйле булды. Талипларны мактап язуы өчен Киворкованы кулга алдылар. Нәкъ шул вакытта “Талибан” вәкилләре Казанда кунак булып йөрде.

▪️“Талибан”Русиядә 2003 елны террор оешмасы дип танылды. Нигез итеп талибларның 1995 елны Татарстан очкычын кулга алулары китерелде. Ул вакытта Татарстан тышкы эшләр департаменты башлыгы булган Тимур Акулов 28 тапкыр Кандаһарга килеп, очучыларны чыгару турында сөйләшүләр алып барды, әмма нәтиҗәсе булмады. Тоткында булганда татарстанлар кыска дулкыннар аша Азатлык Радиосын да тыңлаган иде. Бу тапшыруларда Кандаһар тотыкларының хәле яктыртылып барды.

▪️Бер елдан соң Татарстан очучылары тоткыннан кача алды. Алар талипларның очкыч мәйданында тутыгып торган Ил-76 очкычын кабызып, сакчыларны бәйләп, экипаж башта Гарәп Әмирлекләренә очты, аннан Мәскәүгә кайтты. Очучылар Казанга кайткач, аларны каршы алырга ул вакыттагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән бергә күп халык килде.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
  • 👍 1
  • 🤔 1
  • 🤡 1
  • 💊 1
Post #31137 309
17-19 июньдә Казанда узачак Русия - АСЕАН саммитына Русия президенты Владимир Путин килә.

Социаль челтәрләрдә бу хакта ни уйлыйлар?

@azatliqradiosi
  • 😁 6
  • 🔥 1
Post #31136 327
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 11 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸АКШ Иранның көньягына һөҗүм иткән. Axios хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр ПВО, радиолокация станцияләре һәм дроннар белән идарә итү пунктларына ясалган. Иран моңа җавап итеп АКШ хәрби-диңгез көчләренең Бәһрәйндәге бишенче флоты штабына һөҗүм итүен, шулай ук Һормүз бугазын барлык көймәләр өчен ябуын белдерде.

🔸Башкортстанның Салавт районы Яңа Каратаулы авылында йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә өч бала һәлак булган. 6,8,11 яшьлек балаларның мәетләрен янып беткән йорт җимерекләре арасыннан табып алганнар.

🔸Башкортстанның Туймазы районы Түбән Троицкий авылы халкы Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга видеомөрәҗәгать яздырган. Халык сүзләренчә, алар 1930 елда төзелгән, авария хәлендәге баракта яши. Җирле халык йортның күз алдында җимерелүен әйтә, әмма аларны күчерү мәсьәләсе һаман да хәл ителми. Бу хакта Mkset яза.

🔸Казан метросының «Фучик» станциясеннән «Академик Сахаров» станциясенә кадәрге өлешен төзүгә Татарстан бюджетыннан өстәмә 500 миллион сум бүлеп биреләчәк. Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендер мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел май аенда республика әлеге проектка инде 1,5 миллиард сум күчергән булган.

🔸Бүген 2026 елгы футбол дөнья чемпионаты башлана. Ачылыш матчында Мексика һәм Көньяк Африка Республикасы җыелма такымнары уйнаячак.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
  • ❤ 1
Post #31135 356
Самар шәһәренә дрон һөҗүмендә өч кеше яраланган

Бу хакта төбәк башлыгы Вячеслав Федорищев белдерде.

Дроннарның кая төшүе турында ул берни әйтмәде.

Astra һөҗүмнең Куйбышев нефть ширкәтенә ясалуын ачыклаган. Бу төбәктә иң зур нефть эшкәртү ширкәтләренең берсе, Роснефтькә карый. Соңгы тапкыр аңа быел гыйнварда һөҗүм ясалды.

10 июнь иртәсендә Чуашстанга да ракетлар төште.

Соңрак Украина хәрбиләре Чабаксар һәм Самарга һөҗүмнәрне раслады.

Украина кораллы көчләре Русиядәге стратегик ширкәтләргә даими рәвештә һөҗүм итеп тора
  • 🔥 3
Post #31134 333
Казан шәһәренә агымдагы елның беренче биш аенда якынча 60 мең мигрант килгән, ә тагын 22,3 меңе яшәү рөхсәтен озайткан.

Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтенә сылтанып эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Җиһаншина хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә иң күп мигрантлар Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кытай, Казакъстан һәм Кыргызстан ватандашлары.

Күпчелеге Казанга эш һәм белем алу өчен килә. Ел башыннан 24,4 мең кеше эшкә дип килгән. Барлыгы 11,7 мең патент рәсмиләштерелгән. Белем алуга килүче чит ил ватандашларының саны 16 меңнән арта. Сигез мең кеше шәхси максатлардан килгән.

Җиһаншина хәбәр итүенчә, Казанда 1 июньгә Казан шәһәрендә рәсми рәвештә 50,7 мең чит ил ватандашы һәм ватандашлыгы булмаган зат яши.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Татарстан хезмәт мигрантлары өлеше иң югары булган төбәкләрнең берсе булып кала. Узган елда чит ил эшчеләренең өлеше 2,4 процентка кадәр арткан.

Элегрәк Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин республикага мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе "мөселман республикасы" булуында, дип белдергән иде.

▪️Соңгы елларда Русиядә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды.
▪️2024 елны Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.
▪️Татарстан Дәүләт шурасы әлеге федераль канун өлгесен хупламаган иде.

@azatliqradiosi
  • 👎 2
Post #31133 325
10 июньдә Чабаксарга ракет һөҗүме булды.

Astra язуынча, һөҗүм Русия дроннары өчен "Комета" антенналары җитештерүче «ВНИИР-Прогресс» хәрби ширкәтенә ясалган.

Зеленский Чабаксар, Самар, һәм Владимир өлкәсенә һөҗүмнәрне раслады.

Украина кораллы көчләре, Русия һөҗүмнәренә җавап итеп, стратегик ширкәтләргә даими һөҗүмнәр ясап тора.
  • 🔥 2
Post #31132 551
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 10 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Бүген иртән Татарстанда һәм Башкортстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде. "Реальное время" язуынча, Казанда сиреналар яңгырады. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып торды. Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Камада дрон һөҗүме куркынычы тәртибе дә кертелде.

🔸Шулай ук Оренбур, Самар, Удмуртия, Чуашстан республикасында да ракет һөҗүме тәртибе кертелде. Чуашстан башлыгы Олег Николаев Чабаксарга ракет һөҗүме ясалуын раслады. "Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең санын ачыклау һәм зыян килгән корылмаларны барлау бара", диде ул. Astra басмасы язуынча, һөҗүм Русия дроннары өчен "Комета" антенналары җитештерүче «ВНИИР-Прогресс» хәрби ширкәтенә ясалган. Ә Самарда Куйбышев нефть эшкәртү ширкәте яна. Бу хакта Astra телеграм-каналы яза. Әлеге ширкәт "Роснефть"кә караган төбәктәге нефть эшкәртүче иң эре ширкәтләрнең берсе.

🔸Казан һава аланының икенче терминалы биш көнгә, 15-20 июнь көннәрендә ябылып торачак. Аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу техник сәбәпләр белән бәйле. Билгеле булганча, Казанда 17-19 июньдә Русия­-АСЕАН саммиты узачак.

🔸Бүген Казанда Күмәк иминлек килешүе оешмасына (ОДКБ) кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары утырышы уза. Кичә кич Казанга Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде. Утырышны ул алып барачак. Күмәк иминлек килешүе оешмасы 1992 елда төзелде. Аңа бүгенге көндә Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан керә. Килешү низагларны чишүдә, табигать казалары нәтиҗәләрен бетерүдә, тышкы куркынычларга, шул исәптән хәрби һөҗүмнәргә җавап бирүдә үзара ярдәм итүне күз уңында тота.

🔸Башкортстанның элекке мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы сак астында тотуны озайтканнар. Элекке министр ким дигәндә 6 сентябрьгә кадәр Мәскәү СИЗОсында калачак. Тикшерү эше дәвам итә. Аны бюджет акчаларын туздыру һәм ришвәт алуда шикләнәләр.

🔸Кырымда поездлар хәрәкәте төнгә туктатыла. Бу хакта Кырымның Мәскәү билгеләгән башлыгы Сергей Аксёнов белдерде.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 🙏 1
Post #31131 358
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Русия мөфтияте Дамир Мөхетдиновны эзәрлекләү динара киеренкелек тудырырга мөмкин дип кисәтте Русия мөселманнарының Диния нәзарәте үз эшчәнлегенең ислам диненең әхлакый кыйммәтләренә һәм Русия кануннарына нигезләнүен белдерде. Нәзарәт үзенең "экстремизмга…
Русия мөфтие урынбасары Дамир Мөхетдиновка яңа административ эш ачылан

Бу уңайдан Русия мөселманнарының Диния нәзарәте белдерү белән чыкты. Диния нәзарәте кисәтүенчә, мөфтияткә каршы кампания милләтара һәм динара киеренкелек тудырырга ихтимал.
  • 🙏 7
  • 😨 1
Post #31130 1.01K
Татарстан стратегиясе: телдән сәясәткә күчә

Соңгы бер-ике айда Татарстанда милли сәясәт, республика телләре киләчәгенә бәйле документлар расланды, Мәскәүдә Путин каршында урыс теле шурасы утырыш узды. Яңа документларңа ниләр үзгәргә?

Сәясәт белгече Руслан Айсин  әйтүенчә, Русиядә һәм дөньяда геосәяси вәзгыять шактый гына үзгәрде, шуңа күрә эчке документлар да сугыш, милитаризм, урыс дөньясының асылын һәм нигезен ныгыту күзлегеннән үзгәртелде. Яңа идеологик төсмер өстәлде.

Татарстан дәүләт милли сәясәте концепциясен төзүчеләр төркеме җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Татьяна Титова "яңа документның нәкъ менә "Русия гражданлык үзбилгеләнүенә яңа мәгънә салу ихтыяҗы" белән төзелүен яшерми.
"Еллар узу белән илнең икътисады, сәяси вазгыяте үзгәрә, аларга карап кешеләр үзгәрә. Бу исә канун нормаларына, дәүләт програмнарына, идарә итү алымнарына яңа караш кирәклеген күрсәтә. Җәмгыятьне тагын да берләштерү, "Русия халкы" дигән гражданлык үзаңына яңа мәгънә салу ихтыяҗы барлыкка килде", диде ул.

Тулырак монда укыгыз
Radio Free Europe/Radio Liberty Татарстан стратегиясе: телдән сәясәткә күчә
  • 🔥 4
  • 🤬 2
  • 👍 1
Post #31129 369
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире вазифаларын башкару вакытлыча дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) мөдире Айдар Шәйхинга йөкләнгән.

Музейның элекке җитәкчесе - драматург, журналист Айдар Әхмәдиев хәзер Милли музейда һәм аның филиалларында махсус проектлар, иммерсив форматлар, яңа экскурсияләр һәм музей спектакльләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк.

🔹 АКШ Израилнең карашына карамастан, Иран белән атом килешүе төзүгә ирешергә тырышуын дәвам итәчәк, дип белдерде АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс.

🔹 Филиппиннардагы җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 37 кешегә җитте, 450дән артык кеше җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә җирле хакимиятләр.

🔹 Конгода Эбола бизгәге белән авыруның расланган очраклары 550гә җиткән. Аларның 101е үлгән, дип яза Reuters.

🔹 Afghanistan International хәбәр иткәнчә, Талибан дәүләт хезмәткәрләренә смартфоннар куллануны тыйган. Балаларга һәм үсмерләргә дә мәктәпкә электрон җайланмалар алып килергә рөхсәт ителми.
  • 🙏 2
  • 🔥 1
Post #31128 361
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны 150 мең сум штрафка тартканнар Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә “Калка” һәм «После битвы под Суздалем» рәсемнәре өчен административ эш ачканнар һәм штраф салганнар. Бу хакта Ринат Мөхәммәтов…
Русия мөфтияте Дамир Мөхетдиновны эзәрлекләү динара киеренкелек тудырырга мөмкин дип кисәтте

Русия мөселманнарының Диния нәзарәте үз эшчәнлегенең ислам диненең әхлакый кыйммәтләренә һәм Русия кануннарына нигезләнүен белдерде. Нәзарәт үзенең "экстремизмга, радикализмга, чит илләр йогынтысына һәм милләтара дошманлыкка" катнашы булуын кире кага.

Мондый белдерү Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновка карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаепләү турында беркетмә төзелгәннән соң чыкты.

Диния нәзарәте кисәтүенчә, мөфтияткә каршы кампания милләтара һәм динара киеренкелек тудырырга ихтимал.

Мөхетдиновка карата төзелгән беркетмәне мәхкәмә 11 июньдә караячак. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшр җәзасы яный. Беркетмәнең нинди сәбәп белән төзелгәне әлегә билгеле түгел.

Быел май ахырында Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә "Калка" һәм "После битвы под Суздалем" рәсемнәре өчен административ эш ачулары һәм штраф салулары билгеле булды.

Мәскәүнең район мәхкәмәсе аны дини хисләрне мыскыл итү дип санаган һәм 150 мең сум күләмендә штрф билгеләгән.

Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
  • 😡 12
  • 🔥 4
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →