TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31138 310
Русиядә “Талибанны” тәнкыйтьләгән өчен 19 яшьлек егетне штрафка тартканнар

Дондагы Ростовның Октябрь районы мәхкәмәсе нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 19 яшьлек Егор Акатушевка 10 мең сум штраф салган. Аның “Вконтакте”да Әфганстан белән сәүдә хезмәттәшлеге турындагы яңалык астында калдырган комментарие Русия белән Әфганстан арасында нәфрәт уяту дип бәяләгәннәр. Шулай ук ул мигрантларга каршы көч куллануга чакыруда да гаепле дип танылган.

"Осторожно, новости" язуынча, бу “Талибан” хәрәкәте турында тискәре фикер әйтү өчен чыгарылган беренче штраф. 2025 елны Русия югары мәхкәмәсе әлеге хәрәкәтне террор оешмасы исемлегеннән чыгарды.

Моңа кадәр киресенчә Русиядә еллар буе террор оешмасы саналган “Талибан”ны яклаган өчен җәзага тартып килделәр. Мисал өчен журналист Надежда Кеворкованың эше шуңа бәйле булды. Талипларны мактап язуы өчен Киворкованы кулга алдылар. Нәкъ шул вакытта “Талибан” вәкилләре Казанда кунак булып йөрде.

▪️“Талибан”Русиядә 2003 елны террор оешмасы дип танылды. Нигез итеп талибларның 1995 елны Татарстан очкычын кулга алулары китерелде. Ул вакытта Татарстан тышкы эшләр департаменты башлыгы булган Тимур Акулов 28 тапкыр Кандаһарга килеп, очучыларны чыгару турында сөйләшүләр алып барды, әмма нәтиҗәсе булмады. Тоткында булганда татарстанлар кыска дулкыннар аша Азатлык Радиосын да тыңлаган иде. Бу тапшыруларда Кандаһар тотыкларының хәле яктыртылып барды.

▪️Бер елдан соң Татарстан очучылары тоткыннан кача алды. Алар талипларның очкыч мәйданында тутыгып торган Ил-76 очкычын кабызып, сакчыларны бәйләп, экипаж башта Гарәп Әмирлекләренә очты, аннан Мәскәүгә кайтты. Очучылар Казанга кайткач, аларны каршы алырга ул вакыттагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән бергә күп халык килде.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
  • 👍 1
  • 🤔 1
  • 🤡 1
  • 💊 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →