Русиядә террорчы дип саналган "Талибан" хәрәкәте вәкилләре Казанда Әфганстан турында сөйләшүләр үткәрде
Бүген Казан ратушасында Әфганстан турында Мәскәү форматында сөйләшүләр узды.
Анда Әфганстанның дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" хәрәкәтеннән оешкан яңа хакимияте, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Катар, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Русияне дә кертеп барлыгы 15 ил вәкилләре катнашты.
Татарстан медиасы язуынча, сөйләшүләрдә Әфганстандагы вазгыять, төбәктәге иминлекне тәэмин итү һәм низагтан соң илне торгызу мәсьәләләре турында фикер алышулар булган. Шулай ук террорчылык һәм наркотикка каршы көрәш, илдә хатын-кызларның тоткан урыны турында сөйләшкәннәр.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ислам дөньясы белән багланышлар Русия өчен зур әһәмияткә ия була башлады", дип белдергән.
Чара ахырында декларация имзаланган, аның кайбер пунктларын Таҗикстан вәкилләре генә хупламаган, дип хәбәр ителә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Post #18402
548