TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31943 183
Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар

Аларның якынча 10ына гына уңай җавап булган
 
Германиянең Миграция һәм качаклар мәсьәләләре федераль идарәсе (BAMF) мәгълүматына күрә,

🔻2024 елда Русиядән килгән һәм үз милләтен татар дип күрсәткән кешеләрнең сыену турындагы эшләре нигезендә 54,
🔻2025 елда — 69,
🔻ә 2026 елның беренче тугыз аенда 32 карар чыгарылган.

Бу хакта идарәнең Германиядә сыену сораучы активист Раушан Гыйззәтуллин эше турында Азатлык Радиосына җавабында әйтелә.

Чыгарылган карарларның күпмесе уңай булган соң?

2024 елда сыену бирүнең гомуми күрсәткече 5,6%, 2025 елда — 7,2%, ә 2026 елның 30 сентябренә кадәр 3,1% тәшкил иткән. Якынча бу һәр елны 1-5 кеше дигән сүз. Төгәл саннар бирелмәгән.

Моннан тыш, карарларның кайсы елда чыгарылуы мөрәҗәгатьнең дә шул елда тапшырылуын аңлатмый.
BAMF шулай ук татар милли хәрәкәтләрендә катнашуы өчен эзәрлекләнү сәбәпле сыену сораучылар санын аерым исәпкә алмавын белдергән.

▪️Раушан Гыйззәтуллин тарихын 👉 монда укый аласыз.
  • 😢 6
  • 👎 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
  6. Oct 13, 2026Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза. Бакуда һәм илнең башка шәһәрл…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →